Техник культуралар акча кертә
Ике атна дәвам иткән яңгырлар урып-җыю эшләрен тоткарлады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кояшлы, коры көннәрнең минутын да сарыф итмәскә тырыша
Рапс авыл хуҗалыгына башка техник культуралардан соңрак килеп кергән. Колхозлар чорында әлеге культураны үстермиләр иде диярлек. Ә бүген күп хуҗалыклар рапсны финанс ягыннан тотрыклылыкка ирешү өчен зур мәйданнарда чәчә. Рапсны май алу өчен үстерәләр, шуңа бу культураны “кара алтын” дип йөртәләр. Җәй көне чәчәк атканда әйләнә-тирәне сары төскә “манучы” рапс басулары бүген коңгырт төскә кергән. Бу рапсның өлгерүен күрсәтә.
“Август-Мөслим” агрофирмасында быел 10105 гектар мәйданда техник культуралар үстерелде. Болар – рапс, көнбагыш һәм җитен. Бүген агрофирмада рапс суктыру бара. Аның уртача гектар биреме 26 центнерны тәшкил итә.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 13 сентябрь санында укыгыз.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев