Терлекләр “паспортлы” булачак
Шәхси хуҗалыкларда терлекләрне биркалау башланды.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә авылларда язгы эпизоотиягә каршы гадәти чаралар үткәрү белән бергә яңа төрле хезмәт – терлекләрне маркировкалау белән дә шөгыльләнә.
Цифрлаштыру технологияләре авыл хуҗалыгы тармагына күптән үтеп керсә дә, шәхси ихаталарда терлек асраучыларны замана җилләре әле урабрак уза иде. Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә “Ветеринария турында”гы канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, шәхси хуҗалыкларда асралучы хайваннарның төгәл исәбен алып бару ил күләмендә җайга салына башлады. Бу үзгәрешләр авыл хуҗалыгы терлекләрен махсус биркалар ярдәмендә исәпкә алу белән бәйле. Закон буенча 2023нче елның 1 сентябреннән мөгезле эре терлекләр, ат, дуңгыз, сарык-кәҗә кебек йорт хайваннары барысы да маркировкаланган булырга тиеш. Шуны истә тотып, районыбызның ветеринария белгечләре бу эшне хәзердән үк башлады. Закон нигезендә бу эшне 2024нче елның 1 мартына кадәр төгәлләү зарур.
Терлекләрне маркировкалау (биркалау, келәймә сугу, тамгалау, чиплаштыру) һәм исәпкә алу Татарстан хөкүмәте тарафыннан финанслана. Беренче чиратта мөгезле эре терлекләр маркировкалана. Моның өчен ветеринария белгечләре махсус прибор ярдәмендә терлекнең сул колагына – QR-кодлы (КьюАр-кодлы) визуаль номер, уң колагына түгәрәк электрон чип беркетәләр. Бирканың уникаль номеры махсус журналга беркетелә. Анда малның кушаматы, кыскача тасвирламасы, яше, токымы, биркалау урыны турындагы мәгълүмат теркәлеп бара. Бу мәгълүмат соңыннан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хайваннарны теркәү һәм исәпкә алуның милли системасы базасына – ветеринар системага региональ платформа аша кертелә. Алар үз чиратында автоматлаштырылган системага тоташтырылган. Шул рәвешле һәр терлекнең (хәтта яңа туган бозауларның да) үз паспорты барлыкка килә. Әлеге мәгълүматны смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта ярдәмендә илнең теләсә кайсы почмагында укып булачак.
Бу чаралар хайваннарны күзәтүчесез калдырмау, терлек хуҗаларының җаваплылыгын арттыру, эпизоотик һәм санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту, йогышлы авыруларга каршы нәтиҗәлерәк көрәшү, шул рәвешле иминлекне тәэмин итү өчен эшләнә. Маркировкалау процедурасын үтмәгән хайваннарны сатып алган хуҗалар җиде көн эчендә биркалау үткәрергә тиеш. Хайваннарның уникаль номерлары бозылган яки югалган очракта кабат биркалау өчен хуҗаларга җиде көн вакыт бирелә. Биркалар булмау яки бу процедурадан баш тарту терлек асрау кагыйдәләрен бозу буларак бәяләнә, моның өчен административ санкцияләр каралган. Терлекләрне теркәү өчен киләчәктә район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
2022нче елның 1 сентябреннән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Хайваннарны чалуның ветеринария кагыйдәләрен һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасын билгеләү һәм үткәрүнең ветеринария кагыйдәләрен раслау турында” боерыгы да үз көченә керде. Әлеге боерык нигезендә сугым пунклары бары тик идентификацияләнгән хайваннарны гына кабул итә алачак.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә райондагы шәхси хуҗалыкларда 1020 баш терлек исәпкә алынган. Барлыгы 4419 мөгезле эре терлек биркаланачак. Әлеге саннар көн саен үзгәреп тора. Биркалау һәм малларны исәпкә алуны районыбызның ветеринария белгечләре быел 1 майга кадәр төгәлләргә исәпли.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев