Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы мул булачак

“Август-Мөслим” агрофирмасы терлек азыгы әзерләүгә кереште.

Терлеге булган авыл хуҗалыгы формированиеләре өчен җәй – эш күп һәм тыгыз вакыт, чөнки үсемлекчелек тармагындагы эшләр белән бергә терлек азыгын да әзерләргә кирәк. Алдан ук хәстәрлек күргән, кирәкле техникасы булган хуҗалыклар өчен эшләрнең бер-бер артлы килүе комачаулык тудырмый. 
“Август-Мөслим” агрофирмасының сенаж салуда эшләүче бертөркем механизаторлары Сикия авылы янындагы арыш басуында сенаж сала.
– Көздән 950 гектар мәйданда арыш чәчкән идек. Әлеге культураны нәкъ менә сенаж салу өчен үстердек. Бүгенге көндә шуны урып, базга салабыз, – ди агрофирманың терлек азыгы әзерләү буенча агрономы Вилсур Фәтхетдинов. – Исәпләүләр буенча, терлекләрне кышлату өчен 9 мең тонна арыш сенажы кирәк, без 10 мең тонна әзерләргә планлаштырабыз. Бүгенге көнгә 4 мең тонна сенаж салырга өлгердек инде, бер базны тулысынча тутырып, әзерләп куйдык.
Бүген басуда дистәдән артык техника хәрәкәт итә, сенаж салу эшенә ике дистәдән артык кеше җәлеп ителгән.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев