Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга акчалата ярдәм бирәләр

Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга чыгымнарының бер өлешен каплауга гаризалар сайлап алуның икенче этабы уздырылу турында хәбәр итә. Ул 2026 елның 17 июненнән 28 июненә кадәр була. Бу турыда министрлык сайтында язылган.

Түбәндәге суммалар каралган:

  • савым сыерлары тотуга - бер башка: 6300 сум исәбеннән, ана һәм саулык бәрәннәр (ярки), ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга - 1000 сум;

  • өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга - бер башка: 5 мең сум исәбеннән;

  • сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә: 8 сыердан башлап - 1 млн сум исәбеннән, 5 сыердан башлап - 500 мең сум исәбеннән.

Документлар «Минем субсидияләр» (»Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-saxsi-yardamce-xualyk-alyp-barucylarga-akcalata-yardam-biralar-5925376

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев