Татарстан аграрийлары нинди белгечләргә мохтаҗ?
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары нинди белгечләргә мохтаҗ?

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармакны кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Кыр эшләре чорында дефицит ел саен кискенләшә.

Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов узган киңәшмәдә хәбәр итте. 

Агымдагы елның 1 апреленә 685 механизатор, 334 машина йөртүче, 58 инженер-техник хезмәткәр һәм 89 агроном кытлыгы күзәтелә.

Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, бүгенгә аграр профильле югары уку йортларында 3-4 курсларда тракторчы-машинист таныклыгы булган 1000нән артык студент белем ала, аларны кыр эшләре чорына җәлеп итәргә мөмкин

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев