Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“ТатАгроЭкспо” күргәзмәсендә

Казанда “ТатАгроЭкспо” агросәнәгать комплекслары казанышларының V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, “Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

“Фаиза” җәмгыяте, “Агромастер” һәм “Август-агротехнологияләр” компанияләре күргәзмәдә үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. 
– Күргәзмәгә “Agrator Disk-12000” (Агратор Диск-12000) чәчү комплексын һәм “Tillermaster 8300” (Тиллермастер-8300) культиваторын алып бардык. Җитештерү компанияләре өчен бу бик отышлы күргәзмә. Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрнең авыл хуҗалыгы холдинглары да килә, яңа төр техника белән кызыксына һәм үзләрендә булдырырга тырыша. Күргәзмәдән бик күп заказ алып кайттык, аларны 1 ай эчендә җитештереп сатачакбыз, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе директоры урынбасары Фәрхәт Шәмсиев.
Беренче көнне авыл хуҗалыгы белгечләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырды. Узган елга йомгак ясалды, алдынгы тәҗрибәне өйрәнүгә юнәлтелгән эшлекле сөйләшү узды.
– Күргәзмәдә нигездә авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек өлкәсендә кулланырдай агрегатлар белән таныштык. Һәр район үз авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте. Ит, сөт эшләнмәләре, камыр ризыклары, бал, балык һәм күптөрле башка азык-төлекне татып карау, сатып алу, алга таба эшләргә килешүләр төзү мөмкинлеге бар иде, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мортазин.
Күргәзмәнең икенче көнендә район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре өчен коллегия утырышы узды.  Ул “ТР агросәнәгать комплексының 2022 елгы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары” исеме астында узды. Анда ит, сөт җитештерү һәм башка юнәлешләр буенча күрсәткечләр анализланды. Районнарның хезмәткә түләү күләме һәм сөт җитештерү рейтингында Мөслим районы җиденче урынны били. Бөртекле ашлык җитештерү һәм минераль ашламалар туплауда район – унынчы урында. Мөгезле эре терлекләрне идентификацияләүдә, Әтнә районыннан гына калышып, эшнең 99 проценты төгәлләнгән. Гомумән, авыл хуҗалыгы рейтингында 43 район арасында Мөслим – алтынчы баскычта.
Җыелышта авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен кошчылык белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Раеф Мортазинга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Мактаулы исемне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. “АгроНТИ” Бөтенроссия бәйгесендә “Добропчел” номинациясендә җиңү яулаган Мөслим гимназиясенең 7 класс укучысы Илзирә Зиннурова РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының дипломына һәм медаленә лаек булды. Илзирәнең укытучысы – Ләйсән Бариева. 

Наилә Сәлахова

Фото - авыл хуҗалыгы архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев