Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тармак – ышанычлы кулларда

13 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Агымдагы елның, табигать шартларының авыл хуҗалыгы тармагы өчен катлаулы һәм сынаулы булуы хакында инде берничә тапкыр яздык. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре быел да сынаулар алдында югалып калмадылар: күп хезмәт куеп үстерелгән бөртекләрне җыеп амбарларга урнаштырдылар. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынды. Бүгенге көндә хуҗалыклар көнбагыш һәм кукуруз җыю белән мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне алдыннан очрашып сөйләшүебез дә юкка түгел. Ел дәвамында башкарылган эшләрне, ирешелгән уңышларны барладык.

– Ренат Әзһәрович, белгәнебезчә, барлык төр авыл хуҗалыгы формированиеләре бөртеклеләрне җыюны тулысынча төгәлләде. Урып-җыю эшләре барышына нәтиҗә ясап үтегез әле.

– Быелгы урып-җыю кампаниясе дә төрле сынаулар белән узды. Тик аграрийлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сынатмадылар. Урып-җыю кампаниясенә 12 июльдә беренчеләрдән булып “Исламов” фермер хуҗалыгы старт бирде һәм 3 сентябрь көнне беренче булып төгәлләде. Фермер хуҗалыгында бөртеклеләрнең гектар биреме 29 центнер тәшкил итте. Барлык хуҗалыкларда да бөртеклеләр уңышы җыеп алынды. Район буенча уртача гектар биреме – 26 центнер.  Аерым хуҗалыкларга килгәндә, “Туган як” агрофирмасында  уңыш гектарыннан – 30,5, “Намус” агрофирмасында – 27,3, “Август-Мөслим” агрофирмасында – 27,6, “Әюпов” фермер хуҗалыгында – 28,3, “Авзалов” фермер хуҗалыгында 21,7 центнер тәшкил итте. Кече фермер хуҗалыкларында гектарыннан 20 центнер бөртеклеләр уңышы җыеп алынды. Көзге бодайның уртача гектар биреме 28 центнер тәшкил итте. Рапс уңышы да начар түгел. Барысы 16256 тонна рапс жыелды, аның гектар биреме 23,4 центнер тәшкил итә. “Намус” агрофирмасында үстерелгән шикәр чөгендере уңышы да сөенерлек. Аннан 65487 тонна уңыш жыелды, гектар биреме – 310 центнер. Бүгенге көндә аграрийлар алдында көнбагыш, киндер уңышын җыеп бетерү бурычы тора. Көнбагыш 1049 гектар мәйданнан җыеп алынды, бу барлык мәйданның егерме процентын тәшкил итә. Көнбагышның гектар биреме – 35 центнер. Киндер культурасы 179 гектар мәйданнан җыеп алынды, гектар биреме – 6 центнер.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 11 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев