Сынаулы һәм уңышлы ел булды
Районыбыз игенчеләре 130 мең тоннадан артык икмәк җыеп алды
2025 ел да авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны авырлыклар белән сынады. Мул булып өлгергән игеннәрне җыеп алу вакыты зур оешканлыкны һәм төгәллекне таләп итте. Шуңа да карамастан, район күләмендә куанырлык уңыш җыеп алынды. 12 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр матур җиңүләр белән каршы алалар.
Ел дәвамында әлеге тармакта күп эшләр башкарылды. Әйтүе җиңел булса да, район буенча барлыгы 131 мең тонна бөртеклеләрне җыеп алу өчен күпме тир түгәргә туры килде игенче-белгечләргә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров белән бу тармакта башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар хакында сөйләштек.
– Илгиз Илгизәрович, бүген инде ел дәвамында башкарылган эшләргә берникадәр нәтиҗә ясарга мөмкин. Әңгәмәбезне язгы кыр эшләре кампаниясеннән башлыйк әле. Күпме чәчүлек җирләргә нинди культуралар чәчелде?
– Район буенча чәчүлек җирләр 73,5 мең гектар тәшкил итә. Быел 39,1 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар, шул исәптән 10,3 мең гектар – көзге, 28,8 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров. – Техник культуралар мәйданы да елдан-ел арта бара. Быел барлыгы 27,4 мең гектар мәйданда техник культуралар үстерелде. Шулардан 8 мең гектарда – рапс, 15,3 мең гектарда – көнбагыш, 2,6 мең гектар мәйданда – шикәр чөгендере, 1005 гектарда – киндер һәм 481 гектарда соя игелде. Терлек азыгы культуралары 7 мең гектарны тәшкил итте.
– Урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясап, күрсәткечләр белән таныштырып үтсәгез иде.
– Районыбыз басуларыннан 131 мең тонна икмәк җыеп алынды. “Туган як” агрофирмасында көзге бодайның гектар биреме – 43, “Намус” агрофирмасында – 42 центнер, “Август-Мөслим” агрофирмасында – 40, “Исламов” фермер хуҗалыгында 35 центнер тәшкил итте. Район буенча бөртеклеләрнең гектар биреме – 34,79 центнер. Моннан берничә ел элек хуҗалыклар һәр гектардан 20-25 центнер икмәк җыеп алырга өметләнсә, бүген һәр гектардан 35-40 центнер уңыш алуга ихластан куанабыз. Бүгенге көндә көнбагыш, шикәр чөгендере, соя урып-җыю дәвам итә. Быел шикәр чөгендеренең уңышы да мул булды. Татлы тамырның гектар биреме 411 центнер тәшкил итте. Бүгенге көндә чөгендер үстерелгән мәйданның 60 процентында уңыш җыеп алынды.
– Көзге чәчү эшләрен дә хуҗалыклар үзвакытында һәм тиешле срокларда башкарып чыктылар, дип беләбез...
– Районда киләсе ел уңышы мул булсын өчен дә ышанычлы нигез салынды. Барлыгы 13 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде, 45 килограмм исәбеннән тәэсир итүче матдәдә ашлама кертелде. Белгечләр, уҗымнарның торышын тикшереп, аңа “яхшы” дип бәя бирделәр. Бүгенге көндә хуҗалыкларда оешкан төстә җир эшкәртү дәвам итә. Әлеге эшне башкаруда 15 агрегат эшли. Планлаштырылган мәйданның 26326 гектарында, ягъни 80 процентында эш төгәлләнде инде. Җир эшкәртүдә дә аграрийлар заманча алымнарны нәтиҗәле кулланып башкаралар. Эшкәртелгән җирләрнең 20 мең гектардан артыгында җир өсте эшкәртүе үткәрелсә, 4511 гектардагы мәйданда туфрак тирәнәйтеп сөрелде.
– Илгиз Илгизәрович, агрофирмалар, эре фермер хуҗалыклары даими рәвештә техника паркын яңарталар. Быел бу юнәлештә яңалыклар булдымы, техника парклары нинди техникалар белән тулыланды?
– Чыннан да, эре агрофирмалар да, вак фермер хуҗалыклары да техника паркын яңартуга зур игътибар бирәләр. Һәр ел саен парклар яңа трактор-машиналар, заманча чәчү һәм җир эшкәртү комлпекслары белән баетыла. Агымдагы елда да бу юнәлештә яңалыклар булды. Хуҗалыклар үзләренең техника паркларын 3 ашлык җыю комбайны, 5 трактор, 1 “КамАЗ” автомобиле, югары технологиягә нигезләнеп эшли торган җир эшкәртү агрегатлары белән тулыландырды. Барлыгы 145 миллион сумлык яңа техника сатып алынды.
–Фермерлык юнәлешендә нинди
үзгәрешләр бар? Райондагы фермерлык эшчәнлеге хакында да әйтеп үтсәгез иде.
– Бүгенге көндә район территориясендә 52 фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара. Аларның 28е – үсемлекчелек, 24е терлекчелек юнәлешендә эшли. Шул исәптән 15 кошчылык һәм район өчен үзгә булган фермерыбыз да бар. Ул балыкчылык юнәлешендә эшли башлады. Ул үз эшен “Агростартап” программасы кысаларында грант алып башлап җибәрде, шуңа да бу эшчәнлегендә райондашыбызга уңышлар телибез.
– Бүген районда терлекчелек юнәлешендә нәрсәләр эшләнә? терлек азыгы җитәрлек әзерләндеме?
– Бүгенге көндә район буенча барлыгы 5680 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Аларның 4896 башы “Август-Мөслим” җәмгыятенә туры килә. Крестьян-фермер хуҗалыкларында 784 баш терлек исәпләнә. Агымдагы елның 9 аенда 22900 тонна сөт, 5130 тонна ит, 38117 мең данә йомырка җитештерелде. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә дә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнде, бер шартлы терлеккә 45,6 азык берәмлеге туры килә.
– Илгиз Илгизәрович, якынлашып килүче бәйрәм көннәрендә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәткәрләргә нинди теләкләрегез бар?
– Без кыенлыклар белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эш оештыручы белгеч-җитәкчеләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз һәм сокланабыз. Барлык хезмәтчәннәргә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Киләсе елыбыз да авыл хуҗалыгы өчен уңышлы һәм нәтиҗәле ел булсын иде!
Фото: Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев