Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалыктагы малларын маркировкау бушлай башкарыла

Азык-төлек министрлыгы уздырган җыелышта шәхси хуҗалыкта асрала торган малларга субсидия алу һәм аларны маркировкалау мәсьәләләре каралды.

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында киңәшмә узды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. 2024 елда бер яшьтән зуррак савым сыерлары, кәҗә аналары һәм кәҗә балаларын тоту чыгымнарының бер өлешен каплау өчен дәүләт ярдәме алырга тагын бер критерий өстәләчәк. Маркировкаланган авыл хуҗалыгы хайваннарына гына субсидияләр түләнәчәк. 2023 елның 1 августыннан вак мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә керешәчәкләр. Хезмәт әлегә бушлай күрсәтелә. Халык бу процедураның салым түләттерү максатларында түгел, ә терлекләрне электрон исәпкә алу өчен үткәрелүен аңласын иде, ди белгечләр. 2023 елның 1 сентябреннән маркировка үткән сөт һәм итне кенә сатып булачак.

Эльвира Шабаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев