Сабан көтә басулар
Мөслим игенчеләре көзге культураларны тукландыруга әзерләнә. Кар эреп бетү белән эш башланачак. Әлегә хуҗалыклар ашлама ташый.
– Район хуҗалыкларына 7351 тонна ашлама кайтты. Орлык белән тәэмин ителеш – 100 проценттан артык, техника белән тәэмин итү 96 процентны тәшкил итә. Язгы чәчү кампаниясенә 480ләп авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк, шуларның 110ы – чәчкечләр. Быел кар күп, шуңа язгы кыр эшләре бераз тоткарланыр, чәчүгә апрель азакларында керешербез, дип уйлыйм, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.
Басу-кырларның кардан ачылуын җир кешесе зарыгып көтә. Тиздән көзге культуралар баш төртер. Гадәттәгечә, уҗым культураларын тукландыруга беренче булып “Туган як” һәм “Намус” агрофирмалары керешәчәк.
– “Август” агрофирмасында бу эш көздән үк башкарылды. Югары уңышның нигезе – сыйфатлы орлык. Безнең басулар өчен чәчүлек материал артыгы белән – 105 процент әзерләнгән. 8 мең тоннадан артык орлык бар. Орлык фондын яңарту максатында, район хуҗалыклары югары репродукцияле орлык сатып ала башлады. 260 тонна шундый чәчүлек материал әзерләнәчәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Артур Шакиров.
Ашланган җир генә аш бирә, дип, белми әйтмәгәннәр. 2026 ел уңышы өчен районда, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 60 килограмм исәбеннән минераль ашлама әзерләнгән.
– Хуҗалыклар техника паркын яңартуны да дәвам итә. Районыбыз игенчеләре быел 3 чәчү комплексы, 2 чәчү агрегаты, 3 трактор сатып алды. Язгы чәчүдә 37 чәчү комплексы катнашачак. Эшне дөрес оештырганда, чәчүне 10-15 көн эчендә төгәлләргә мөмкин, дип уйлыйм. Хуҗалыкларда эшче кадрларга кытлык юк. Агрофирмаларда эш – ике, фермер хуҗалыкларында озынайтылган сменада алып барылачак, – ди Артур Шакиров.
Кыр эшләре чорында техника куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә актуаль. Хезмәтне саклау – мәҗбүри үтәлергә тиешле шартларның берсе. Дәүләт аграрийларга ярдәм итә. Документларны тиешле дәрәҗәдә тапшырган хуҗалыклар минераль ашламалар, югары репродукцияле орлык, ягулык-майлау материаллары, техника һәм җиһазлар сатып алу, бөртекле культуралар җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау, җирне известьлау, майлы культуралар җитештерүне арттыру максатында дәүләт ярдәменә өметләнә ала. Хуҗалык җитәкчеләре орлыкны вакытында җылыту, кабат калибрлау, инкрустацияләүнең үзенчәлекләренә, сорт яңарту һәм фитоэкспертизага тиешле игътибар бирсен иде. Язгы чәчү башланганчы, хуҗалыкларда барлык төр техника да дәүләт техник каравын үтәргә тиеш.
Рәшит Кирамов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев