Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган

«Игенчеләргә август аенда яхшы һава торышы һәм авыр эшләрендә зур уңышлар телим!» - дип белдерде республика җитәкчесе

Татарстанда бөртеклеләр 212 мең гектарда суктырылган, 676 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, дип язган ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында. Бу хакта «Татар-информ» сайты яза.

Ул республика игенчеләренең яхшы уңыш үстерүен билгеләп үтте. Хәзер алар алдында җитди бурыч – барлык 43 районда да урып-җыю кампаниясен үткәрү бурычы тора. Эшкә явым-төшемнәр комачаулый – соңгы көннәрдә төбәктә яңгыр ява.

«Игенчеләргә август аенда яхшы һава торышы һәм авыр эшләрендә зур уңышлар телим!» - дип белдерде республика җитәкчесе.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев