Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Районыбыз игенчеләре өчен җаваплы чор – урып-җыю чоры килеп җитте

Шушы көннәрдә “Туган як” һәм “Намус”агрофирмалары, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы көзге бодай культурасын җыюга керештеләр

 Район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттылар.

Икмәк быел мулдан күренә. Кайбер урыннарда гектар биреме 40-50 центнердан да артып китә. Бөртекләрнең дымлылыгы 18-20 процент тәшкил итә.

Бодай басуы комбайннар, машиналар гөрелтесенә күмелде.бодай басуы комбайннар, машиналар гөрелтесенә күмелде. Бер ай дәвамында басу-кырларда икмәк фронты дәвам итәчәк. Хәерле сәгатьтә булсын әлеге авыр да, җаваплы да хезмәт вахтасы. Күпме хезмәт куеп, саклап һәм кадерләп үстерелгән икмәкне югалтуларсызз җыеп алырга насыйп булсын!

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев