Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы кыр эшләренең темпы артты

Аграрийлар һәр сәгатьнең кадерен белеп, булачак иген уңышына ныклы нигез салырга ашыгалар.

 Чәчүлек мәйданнары күп булуга карамастан, "Август-Мөслим" агрофирмасы сынатмый. Әмма көтелмәгән явым-төшем – кар эшне туктатты.

“Август-Мөслим” агрофирмасы быел 32223 гектар мәйданда язгы кыр эшләре башкарырга планлаштыра. Ә язгы культуралар 27796 гектарда чәчеләчәк.

– Быел да бөртекле һәм азык культураларын, техник культураларны үстерүгә зур игътибар биреләчәк. Көзге бодай 1727 гектарны били. Язгы чәчүдә 5 мең гектардан артык мәйданда бодай чәчеләчәк. Арпа, кукуруз, соя культуралары 2 меңгә якын гектарда үстереләчәк. Быел борчакны 1700 гектардан артык мәйданда үстерергә планлаштырабыз. Техник культуралардан көнбагыш һәм рапска өстенлек бирдек, алар 17 мең гектарда игелеп, барлык чәчүлек мәйданның 63 проценттан күбрәген биләячәк. Бары элиталы һәм супер элиталы сортлар гына кулланабыз, – ди агрофирманың генераль директоры Юрий Янковский.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз
Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев