Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы Альберт Хуҗин районда урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат белән бүлешкән

Районыбыз аграрийлары республиканың иң алдынгылары рәтендә бара

"Бүгенге көндә районда урып-җыю эшләре шикәр чөгендере һәм көнбагыш кырларында дәвам итә. Шикәр чөгендеренең барлык мәйданы 2638 гектарны тәшкил итә, шуның 2041 гектарында эшләр төгәлләнде. Бу барлык мәйданның 77,4 процентын тәшкил итә. Уртача бирем – гектарыннан 415,6 центнер. Көнбагышны 15349 гектардан җыеп алырга кирәк иде, бүгенгә ул барлык мәйданның 29 процентыннан җыелды. Көнбагышның уртача биреме гектарыннан 22,5 центнерны тәшкил итә. Районыбыз аграрийлары республиканың иң алдынгылары рәтендә бара. Эшне тиз арада тәмамларга кирәк", - дип яза ул үзенең интернеттагы шәхси сәхифәләрендә.

Фото - А.Хуҗинның шәхси сәхифәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев