Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның традицион семинары узды
Анда умартачылык буенча баш зоотехник Миңлемәрьям Саламаева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре , умартачылар катнашты
Семинарда озак еллар умартачылык белән шөгыльләнүче тәҗрибәле умартачылар , бу өлкәдә беренче адымнарын гына ясап килүчеләр дә катнашты.
Тәҗрибә уртаклашу, умартачылык өлкәсендәге яңа эш алымнары белән танышуны максат итеп куйган семинар ныклы әзерлек белән үтте.
Семинарда катнашучылар бал кортларын карау буенча яңа технологияләр, киләсе бал җыю сезонына әзерләнү буенча фикер алышты .
Биредә бал кортлары өчен яңа материалдан ясалган оялар дә тәкъдим ителде.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев