Пастереллез нәрсәсе белән куркыныч?
Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары нигезендә, авыру авыл хуҗалыгы хайваннары арасында тиз тарала, авыру хайван белән контакт аша, шулай ук азык һәм су аша йога. Моннан тыш, чир сатарга китерә торган маллар белән бергә башка төбәкләргә дә керергә мөмкин. Инфекция тиз арада аерым бер хуҗалыкларны кырып атарга сәләтле.
Авыру бик тиз көчәя һәм авыр формада уза. Инфекция кан аша йоккан очракта хайваннарның эчке органнары зарарлана башлый.
Инфекция хайваннардан кешегә күчә. Кешенең тән тиресендәге кечкенә генә тырналган урынга инфекция эләксә, ул тиз арада ялкынсынуга китерә: яра авырта, шешә, чиләнә башлый. Кайбер очракларда инфекция тирәнгәрәк китә – буыннарга һәм йомшак тукымаларга тарала.
Кешенең иммунитеты какшаган булса бактерия канга үтеп керә һәм сепсис китереп чыгара. Бу очракта авыруның тән температурасы күтәрелә, эчке органнары зарарлана башлый. Мондый стадиядә кешегә ашыгыч медицина ярдәме таләп итә. Шулай ук инфекция үпкә ялкынсынуы, абсцесслар, менингит кебек авыр формалар китереп чыгарырга мөмкин.
Чир үзен бик тиз сиздерә башлый – инкубация чоры нибары 1-5 көн тәшкил итә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, пастереллез авыр формага күчә. Шуңа күрә хайваннар тешләгән яки тырнаган очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев