Нигез бар, уңыш мул булсын!
Сабантуй алдыннан махсус комиссия чәчүлекләрнең торышын карады.
Элек-электән Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелгән. Бәйрәмдә халкыбыз хезмәт алдынгыларын, җир кешесен хөрмәтләгән. Бүген дә Сабантуйда кыр батырлары хөрмәтләнә, аларга рәхмәт сүзләре яңгырый. Игенчеләрнең хезмәте мактауга, зурлауга лаек.
Комиссия кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере чәчелгән мәйданнар торышыннан да канәгать калды.
– Киләчәк уңышны формалаштыру өчен район авыл хуҗалыгы формированиеләре күп көч куйган. Һәр хуҗалыкта чәчүлекләр матур булып күтәрелеп килә. Игенчеләр өчен һава шартлары уңайлы булыр, дип өметләнәбез. Чәчүлекләрнең торышына караганда, мул уңыш алуга ныклы өмет бар. Аграрийлар булачак уңышка ныклы нигез салу өчен тырыш хезмәт куйдылар. Агрофирмалар, эре һәм вак фермерлар – барысы да тырышкан, иген кырлары ямь-яшел булып, сыйфатлы тишелешләре белән каршы ала. Бу – инвесторлар, фермерлар, белгечләр һәм механизаторларның бердәм булып эшләве нәтиҗәсе, дип бәяләргә кирәк. Сабантуйда игенчеләребезнең хезмәтен зурлап, аларны хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен җиткерербез, – диде Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Шәрипов.
Әйе, булачак уңышның ныклы нигезе бар. Өметләр акланып, барлык төр культуралардан да мул уңыш алырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев