Намуслылар урып-җыюны башлады
Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып керешкән
“Уңыш җыеп алуда һава торышының да уңайлы булуы кирәк. Һәр минут, һәр секунд исәптә! Һәр көн җәйне кыскарта, тиздән көзгә аяк басарбыз. Көздә чык иртә төшә, яңгырлар да уракны тоткарлый. Шуңа, көннәр аяз торганда, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Шөкер, безнең бу эшне башкару өчен мөмкинлекләребез күп”, – ди “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
Агрофирма басуларында 5 комбайн эшли. Ашлык ташуда “Флигель” бункер-төягече тагылган бер “Джон Дир” һәм ике “Джисиби” тракторлары эшли. Көн саен 13-15 автомашина ашлыкны Яр Чаллы һәм Актаныш элеваторларына илтәләр.
– Урып-җыю кампаниясен 15 июльдә башладык. 15 августка эшне төгәлләргә планлаштырабыз. Шуганка, Тойгелде, Баланлы авылларындагы һәм Добрино басуларында 3500 гектар мәйданда көздән бодай чәчкән идек, уңыш мул булырга охшаган. Көзге бодайны җыеп алганнан соң, язгы бодай һәм рапс суктыра башлыйбыз. Рапс – 933, язгы бодай 1740 гектарда үстерелде. Урып-җыюда эш-
ләүчеләрне ике тапкыр кайнар ризык белән тукландыру оештырылды. Ризыкны Мәлләтамак пешекчеләре әзерли. Бөртеклеләрне җыеп алганнан соң, шикәр чөгендерен җыюга керешәчәкбез. Шикәр чөгендерен җыюга август азагында кереп китәрбез, дип планлаштырабыз. Татлы тамыр быел 2600 гектарда үстерелде. Уңыш узган елгыдан ким булмас, дип уйлыйбыз, – ди “Намус” агрофирмасы агрономы Рамил Мөслимов.
Чөгендер, гадәттәгечә, Зәй шикәр заводына озатылачак. Татлы тамырны Германиядә җитештерелгән “Гримми-ректор” комбайннары алачак.
– Комбайннар яңа, быел өченче сезон гына эшлиләр. “Ропа-маус” чөгендер төягече дә эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкару мөмкинлеген бирә. Көннәр уңай торса, чөгендер белән октябрь башларына кулны чишәрбез, дип уйлыйбыз. Быел уңыш, Ходай кушып, сөенерлек булырга охшап тора. Бөртекле культураларның гектар биременә килгәндә, пар җиренә чәчелгән икмәк 50 центнердан артык уңыш бирә. Ә элек борчак үскән җиргә чәчелгән бодайның бер гектарыннан уңыш 40-45 центнер тәшкил итә. Элеваторларга көн дә 3 тонна ашлык озатыла, – ди Рамил Мөслимов.
Рамил Мөслимов 2017 елдан бирле “Намус” агрофирмасында хезмәт куя. Рамил абый – Шуганка авылы егете. Армиядән соң укуын Чистай авыл хуҗалыгы техникумында дәвам итеп, агроном-инженер һөнәрен үзләштергән. Хезмәт юлын Шуганка совхозында склад мөдире, механик булып башлаган.
– “Намус” агрофирмасы эшли башлаганнан бирле биредә хезмәт куям. Җир эшенә мәхәббәт кечкенәдән килә. Әти дә гомер буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләде. Терлекче, механизатор булды. Бүген аңа 89 яшь, һаман да басу-кырларның торышы белән кызыксына. Азнакай районының Чуар Абдул авылыннан Шуганкага күчеп килгәндә, миңа 3-4 яшь иде. 1972 ел. Әти колхозга эшкә керде. Мин дә, кызыгып, әтигә ияреп эшкә йөрим. Бәләкәй чакта комбайнга утырып йөрү үзе бер горурлык иде бит! Иптәшләр алдында масаю гына да ни тора! – дип, балачактан ук техника гөрелтесен, басу-кырларны яратуын искә төшерде агроном Р.Мөслимов.
“Намус” агрофирмасы басуларында урып-җыю белән беррәттән өч трактор җир сөрә. Марсель Солтанов, Александр Леснов, Сергей Шалянин иярләгән МТЗ-1221 тракторлары артыннан тигез буразналар сызылып кала. Киләсе язгы кыр эшләренә әзерлекне бүгеннән үк кайгырталар биредә. Мөнәвир Кәримов, Әлфис Әхмәтов “Джондир” тракторы белән пар җирләрен эшкәртә. Агрофирманың 4600 гектар пар җирләре бар, шуның 2500 гектары чәчү өчен әзерләнә.
– Күмәк эш киңәшләшеп башкарганны ярата. Тырмалауга да иртә яздан керешкән идек, көзгелеккә җир сөрүдә дә иртәләдек. Вакыт тиз үтә. Быелгы җәй корылыгы белән өркетмәде. Тир түгеп үстергән уңышны һәркемгә югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булсын! – ди механизатор Марсель Солтанов.
Агрофирмада урып-җыю чорында игенчеләр таңнан төнгә кадәр хезмәт куя. Тырышып эшләгәндә, хезмәт хакы айга 90 меңнән дә ким түгел, ди агрофирма җитәкчелеге.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев