“Намус”лылар шикәр чөгендере чәчә
“Намус” агрофирмасында язгы чәчү оешкан төстә бара. Механизаторлар бу атнада шикәр чөгендере чәчүгә кереште. Чөгендер чәчүне атна-ун көндә төгәлләп, бодай чәчүгә керешәчәкләр.
– “Намус” агрофирмасының Ташлыяр, Михайловка, Баланлы, Шуганка, Олы Чакмак, Үрнәк, Атлас авылларында барлыгы 13900 гектар җир биләмәләре бар. Чәчү быел да ике сменада оештырылды. Басуларда “Джон Дир”, “Класс”, К-742 тракторлары һәм “HORSCH Pronto” (Хорш Пронто), “HORSCH-Маэстро” (Хорш Маэстро), “Ситан” чәчкечләре эшли. 2600 гектарда арпа һәм 933 гектарда рапс чәчәргә планлаштырабыз. Шикәр чөгендере 2707 гектарны биләячәк, шуның 20 процентында эш төгәлләнде инде. Механизаторларыбыз тиздән бодай чәчүгә керешәчәк, ул 2400 гектарда үстереләчәк, – диде “Намус” агрофирмасы җитәкчесе Эмиль Кәшәфетдинов.
Бүгенге көндә агрофирма басуларында 21 данә техника эшли. Механизаторлар көзге бодайны икенче катка тукландырырга да өлгергән. Шул ук вакытта чүп үләннәренә каршы агротехник чаралар да үткәрелә.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев