Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мул уңышка өмет бар

Республикабыз аграрийлары өчен “тәҗрибә мәктәбе” булган “Август-Мөслим” җәмгыятендә язгы кыр эшләре бара.

“Август-Мөслим” җәмгыяте – районыбызда эшләүче иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесе. Агрофирманың 32 мең гектар сөрүлек җире бар. Августлылар язгы чәчүне 10 апрельдә башлады. Бу максат өчен 13 мең гектар җир әзерләнгән. Язгы чәчүгә әзерлек күрсәткечләре буенча агрофирма – районда беренче урында. 
Мөслим, Минзәлә, Азнакай районнарында эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасы барысы 54 мең гектар җирдә иген үстерә. Быел шуның 38,9 мең гектарында чәчү башкарыла. Агрофирма ноу-тилл (сөрмичә чәчү) технологиясе нигезендә эшли. Әлеге технология мүлчәләнгән җиргә чәчүгә корылган. Игеннәрне тукландыру өчен агрофирма “Август”ның үзендә “кайнатылган” сыек ашламалардан – КАС дип аталучы карбамид һәм аммиак селитрасы катнашмасыннан файдалана. Сыек ашлама берничә басуда урнаштырылган 250 кубометр зурлыктагы агротанкларда – сыгылмалы резервуарларда әзерләнә. Корткыч бөҗәкләргә каршы препаратларның да үзләрендә җитештерелгәнен кулланалар. Бу линиядә бөртеклеләрдә очраучы барлык корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш чаралары бар. Һәр елны яңа препаратлар уйлап табыла, шуңа күрә вакытында эшкәртелгән басуларга зыян килми. 
Бүгенге көндә “Август-Мөслим” басуларында 12 чәчү комплексы эшли. Һәр отряд икешәр-өчәр чәчү комплексы белән тәэмин ителгән. Ике йөк машинасы ашлама һәм чәчүлек орлык ташый, трактор-манипулятор бушату-төяү эшләрен башкара. Без килгәндә Тойгелде басуларында да 15 метр киңлектә берьюлы 90 диск ярдәмендә җирне мүлчәли, орлык һәм ике төрле ашлама салып баручы заманча чәчү комплекслары эшли иде. Комплексның узган ел биредә үскән көнбагышның басуда утырып калган сабакларын ваклап җиргә таратып баруын һәм шул ук вакытта чәчүнең бөтен этапларын башкаруын күреп кайттык. Чәчелгән җирләрдә ике сиптергеч җайланма ярдәмендә чүп үләннәренә каршы көрәш бара. Ул да берьюлы 19 метр җирне иңләп эшли. 
Тулы бер системаның көйле эшләве агрофирмада хезмәт куючы һәркемнең үз вазифасын белеп, намус белән башкаруына бәйле. Бер җирдә өзеклек булдымы – бөтенесе тик торачак. Басуда һәр минут кадерле. Шуңа күрә биредә эшләүче егетләр бердәм командага тупланган, ике сменага бүленеп, тәүлек әйләнәсе эшлиләр. Кайнар аш белән Мөслим политехника техникумы тәэмин итә. Ашату басуда көйләнгән. “Өйдәге кебек тәмле ашаталар”, – ди агрофирмада эшләүчеләр. Механизаторларны эшкә вахта йөртә. Бик күпләр җәмгыять оешканнан бирле шушында эшли. Эшләреннән дә, хезмәткә түләүдән дә бик канәгать “Август-Мөслим” агрофирмасында эшләүче егетләр. 
Нинди генә заманча техника кулланылса да, аларда әлегә роботлар түгел, кешеләр эшли. Димәк, кеше факторы хәлиткеч әһәмияткә ия. Көчле техника белән идарә итәргә эшенә җитди караучы, үз өстенә җаваплылык ала белүче кадрлар кирәк. Шуңа күрә механизаторларны сайлап алуга бик җитди карыйлар августлылар. 
Ташлыяр авылыннан Илмир Иксанов 19 яшеннән бирле авыл хуҗалыгы техникасында эшли. “Август-Мөслим” оешканнан бирле ул биредә тырыш хезмәт куя. Килгәч тә, гади техникада эшләтеп караганнар үзен. Һәртөрле техниканы иярли белгән тәҗрибәле механизаторга бүген инде заманча чәчү комплексын ышанып тапшырганнар. 
Төп эш көчен җәмгыять оешканнан башлап эшләүчеләр тәшкил итсә дә, тырыш, эш сөючән яшьләрне дә кабул итәргә әзер агрофирма. “Август-Мөслим” агрофирмасының генераль директоры урынбасары Айдар Латыйпов әйтүенчә, механизаторларны бер-ике ел МТЗ-82 тракторында эшләргә өйрәтәләр, аннан соң сиптергеч җайланмаларда эшләтеп карыйлар. Эшләргә дәрте булганнарга яз көне чәчү комплексында, җәен – терлек азыгы әзерләүдә, көзен 3-4 ай комбайнда эшләргә мөмкинлек бар. Шул рәвешле, эшлим дигән кеше декабрь аена кадәр эш белән тәэмин ителгән. Казан, Ижевск авыл хуҗалыгы университетлары белән хезмәттәшлек итә агрофирма. Студентлар ел әйләнәсе биредә практика үтә, аларга хезмәт хакы да түләнә. Туклану, яшәү урыны, махсус эш киемнәре белән тәэмин ителә. Һәрберсенә остаз беркетелә. Агрономия белгечлеге буенча белем алучы студентлар агрономнар белән берлектә эшкә өйрәнә, булачак инженерлар базада тәҗрибә туплый. Шул рәвешле авыл хуҗалыгында дәвамчанлык булдырылган, эшче кадрларны җәлеп итү буенча да эш оештырылган. 
“Август-Мөслим” җәмгыяте пар җирләре калдырмый. Бик тиздән алар дүрт культуралы чәчү әйләнешенә (бер-бер артлы рапс, көзге бодай, көнбагыш, язгы бодай чәчү) күчәргә планлаштыралар. Киләчәктә бу басуларда техник культуралар һәм бодай гына үсәчәк. Терлек азыгы өчен игелүче кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үлән ферма тирәсендәге басуларда үстерелә. 
“Август-Мөслим”не республикабыз аграрийлары “тәҗрибә мәктәбе” дип атый. Хуҗалык Татарстанда беренчеләрдән булып прогрессив технологияләр кертә. “Август-Мөслим” кырларны цифрлаштыру проекты буенча пилот хуҗалык булды. Җир белгечләре инде дистә елга якын спутник ярдәмендә эшләүче заманча мониторинг куллана. “Август-Мөслим” басуларының торышы Кропио системасы аша контрольдә тотыла. Аны чәчүлек җирләренең торышына бәя бирү, фактларны документлаштыру, фаразлау һәм авыл хуҗалыгында эшләрне планлаштыру өчен уңайлы дип тапканнар. Әлеге система ярдәмендә игенчеләр авыл хуҗалыгы культураларының үсешен, дымлылыкны, җирнең туклыклылыгын, һава торышын, басу-кырлардагы эш барышын күзәтеп тора, кирәк вакытта тиешле агрочаралар үткәрәләр. “Уҗымнар яхшы кышлаган. Югалтулар юк”, – ди белгечләр.
 

Фотода - “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Илмир Иксанов.

 Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев