Мөслимлеләр бүген Казанда «Агропарк»та ярминкәдә сәүдә итте
Шәһәр халкын азык-төлек белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәэмин итә
Мөслим мелиорация предприятиесе һәм Алга мелиорация предприятиесе бүген Казанда "Агропарк"та узучы ярминкәдә сәүдә итә. Мелиораторлар карабодай, борчак, солы, арпа, бодай, яшелчәләр алып барган. Кызыл һәм кара миләш белән, бытбылдык йомыркасы да тәкьдим иткәннәр. Өч "КамАЗ" продукцияне иртәнге сәгатьләрдә үк сатып та бетергәннәр.
Фото – Мөслим мелиорация предприятиясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев