Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөслимлеләр «Агроволга – 2024» күргәзмәсендә катнашты

Кичә күргәзмә белән РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты.

"Агроволга – 2024" күргәзмәсендә Мөслим муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин, Мөслим аграрийлары да катнашты.  

"Кичә күргәзмә белән РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов танышты. Биредә төрле илләрдән 400 компания техника, саклау, эшкәртү, төрү җайланмалары һәм башка төрле экспозиция тәкъдим итте. Күргәзмәдә Мөслимнең авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары – "Агромастер" ҖЧҖ һәм "Август-Агро" идарәче компаниясе дә катнашты. 

Республика авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен "Август-Агротехнологии" һәм "Агромастер" коллективларына ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәте белдерелде", - дип хәбәр итәләр район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев