Мөслим «акчарлагы» үсештә
“Чайка” – Россиядә вакцина ясау өчен эмбрионнар җитештерүче зур хужалык.
Мөслим "акчарлагы" үсештә
Вәрәшбаш авыл җирлегендә кошчылык белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Дамир Шәнгәрәев бик күптәннән эшләп килә. Фермер хуҗалыгы оештырып, райондашыбыз кошчылык юнәлешендә 2002 елда шөгыльләнә башлый. Башта эшмәкәр инкубаторда каз һәм үрдәк бәбкәләре чыгарып, аларны халыкка сата. 2005 елда Вәрәшбаш авылындагы иске сарык фермасын алып, тавыкчылык юнәлешенә кереп китә.
”Чайка” фермер хуҗалыгы җирлектә кошчылык белән шөгыльләнүче иң эре предприятие. Кошчылык фермасында Мөслим һәм якын- тирә авыллардан күп кенә кешеләргә эш урыннары булдырылган. Территориядә дистәдән артык корпус эшләп килә – 3 йомырка саклау склады, 6 бинада йомырка салучы тавыклар, калган корпусларда яшь чебиләр үстерәләр. Катнаш азык заводында сәгатенә 10 тонна катнаш азык җитештерелеп килә. Әлеге завод районның кошчылык һәм терлекчелек предприятиеләрен югары сыйфатлы грануллы азык белән тәэмин итә.
Чеби чыгару комплексы тулы куәтенә эшләп килә. Биг Дачмен компаниясеннән кайтартылган җиһазлар белән сафка баскан бу корпусларның һәрберсендә йомырка салучы 38 мең токымлы тавыклар һәм әтәчләр тоталар. Комплекс янәшәсендә Төркиядән кайтарылган инкубацион шкафлар белән тулыландырылган инкубатор станциясе эшли. Бер утыртканда, аларга 1,7 млн йомырка сыя. Инкубаторда күп җирдә роботлар эшли. Мәсәлән, яна туган чебигә Кытайдан кайтарылган робот вакцина ясый, йомырканы лотокларга тезү һәм күчерү эшләрен дә робот башкара.
– Безнең максат – республиканы, халыкны сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү. Ел әйләнәсендә республика халкына һәм чит төбәкләргә 500 мең йомырка тавыгы,
2 миллион чеби сатыла. Мондый тавыклар тотучы комплекс республикада бүген бердәнбер. Шул сәбәпле, хөкүмәт тарафыннан да игътибар зур. Үз эшебезне без чебиләр, йомырка салучы тавыклар сатудан башлаган булсак, хәзер “Чайка” фермер хуҗалыгы гриппка каршы вакциналар ясау өчен кулланылучы эмбрион җитештерү белән дә шөгыльләнә. “Чайка” – Россиядәге вакцина ясаучы заводлардан чимал житештерүче зур хужалык. Монда эмбрион алу өчен 120 мең тавык тәрбияләнә. Өч көн саен Рязань һәм Уфа шәһәрендә урнашкан эмбрион эшкәртү заводларына 130 меңнән алып 180 меңгә кадәр эмбрион озатыла. Гриппка каршы вакцина һәм тавык фабрикасы арасында тыгыз бәйләнеш бар. Вакцина өчен файдаланыла торган вирус штаммнары махсус рецепт буенча ашатып асралган тавык йомыркасында үрчетелә. “Чайка” фермер хуҗалыгы тавыклары нәкъ шундый йомырка сала, – ди хуҗалык җитәкчесе Дамир Шәңгәрәев.
“Чайка” хуҗалыгы ел дәвамында 20 миллионга кадәр эмбрион җитештерергә уйлый. Киләчәктә эмбрионнар җитештерүне төп юнәлеш итеп калдырырга планлаштыралар.
– Вакцина өчен йомырка җитештерү бик җаваплы эш һәм ул зур төгәллек таләп итә. Йомырканың составы куелган таләпләргә туры килергә тиеш. Моның өчен тавыкларны аерым төзелгән рецепт буенча ашатырга кирәк. Соңгы елларда без җитештергән продукциягә ихтыяҗ аеруча артты. Гадәти җитештерү булганда аларны өч елга чаклы асрап, йомырка салдыралар. Ә вакцина җитештерү өчен йомырка салучы тавыкларны инде бер елдан алмаштырырга кирәк. Шуңа фабрикада чебидән тавык үстерү конвейеры туктаусыз эшләп тора. Без Мөслим районын, Татарстан Республикасын бу өлкәдә зур хәреф белән тарихка кертә алганыбыз белән чиксез горурланабыз, – ди хуҗалык технологы Лүзия Шәңгәрәева.
Бүгенге көндә “Чайка” хуҗалыгында 40 кеше хезмәт куя.
Фото: Лүзия Шәңгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев