Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мал асрау файдалы

2016 елдан башлап, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга яшь кош-корт сатып алу чыгымнарын киметү өчен субсидия бирә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Эльза Шәмсетдинова белән субсидия алу тәртибе турында сөйләштек.

– Эльза Алсуровна, яшь кош-корт өчен субсидияне бөтен кешегә дә алу мөмкинлеге бармы? 

– 50-100 баш кош-корт алган очракта, субсидия шәхси ихатасы белән яшәүче һәркемгә бирелә. Ул елга бер тапкыр кайтарыла. 1 апрельдән 1 июльгә кадәр кош-корт сатып алганда, бер күркә һәм казга – 200әр сумнан, үрдәккә – 120, бройлер чебиенә 100 сум субсидия түләнә. Әмма кош-кортлар Татарстанда теркәлгән кошчылык фабрикаларыннан алынырга һәм аларның яше 1 айдан зур булмаска тиеш. Субсидия алу өчен чек һәм ветеринария белешмәсен яздырып алу кирәк. Документларны фотога төшереп, дәүләт хезмәтләре порталындагы “Мои субсидии” платформасы аша җибәрергә кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрә алмаган очракта, документларны үзегез яшәгән авыл җирлеге советына илтеп тапшыра аласыз. Субсидия, документлар тапшырып, сайлап алу туры узганнан соң ун көн эчендә күчә.

Лилия Шәймиева

Фото – «Мөслим-информ»нан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев