Киндер – чималмы, продуктмы?
“Туган як” агрофирмасы быел беренче тапкыр техник киндер культурасын үстерде
Заманында, моннан күп еллар элек ил күләмендә киндер үстерүгә зур игътибар бирелгән. Әмма сиксәненче еллар тирәсендә киндер плантацияләрен тамырдан корыту бурычы куелган була. Вакытлар үткәч, илдә әлеге культурага карата да караш үзгәрде. Бүгенге көндә техник киндер культурасы медицина тармагында гына түгел, ә туклану продуктлары җитештерүдә дә, җиңел сәнәгатьтә дә көннән-көн киңрәк кулланыш таба бара.
Бүген Россиядә генә түгел, бөтендөнья сәүдә базарында да киндергә ихтыяҗ зур. Чәчүле киндер сүс һәм май алу өчен кулланыла, очсызлы кәгазь ясауда катнаша.
Быел “Туган як” агрофирмасы да техник киндер үстерде. “Родник” исемен йөртүче сорт 373 гектар мәйданда чәчелгән иде. Агрофирма шушы көннәрдә бу культураны җыюга кереште.
– Бүгенге көндә киндернең орлыгын җыю белән шөгыльләнәбез. Орлыкны әлегә ике төрле юнәлештә кулланырга исәплибез: май сыгу һәм орлыкка сату өчен. Орлыкны элеваторга алып кайтып эшкәртү үткәрәбез. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: киндерне суктыру бик катлаулы. Таҗлары сүсләнеп, ул комбайн валына урала. Шуңа күрә комбайннар акрынрак эшләргә мәҗбүр, – ди агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов.
Фото – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев