Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киңәшле эш таркалмас (+фоторепортаж)

Игенчеләребез җаваплы чорга аяк басты.

 18 июль көнне “Август – Мөслим” агрофирмасы базасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре” темасына зона семинаркиңәшмәсе узды. Киңәшмәдә министрлык вәкилләре белән бергә, районыбызга якын булган 12 район аграрийлары да катнашты.
Мондый киңәшмәнең Мөслимдә узуы беренче генә түгел. Җирлегебездә эшләп килүче көчле инвесторларның, җир эшкәртү техникасы җитештерүче “Агромастер” компаниясенең булуы мондый зур чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. – Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мөслимдә зона киңәшмәсен үткәрү тәкъдиме белән чыккач, без бик теләп ризалаштык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Киңәшмәнең “Август Мөслим” агрофирмасы тәҗрибә басуында узуы да юкка гына түгел. Биредә 228гә бүленгән участокта 9 культураның, төрле сортлары һәм гибридлары үстерелә.
Алар төрлечә эшкәртелә дә. Шуңа да семинарда катнашучы җитәкчеләр һәм агрономнар өчен бу участокларны күрү бик кызыклы булыр дияр идем.
Быелгы коры елда кайсы сорт ничек үсә, нинди үсеш бирә – әлеге участокта боларның барсын да күрергә мөмкин.
Киңәшмәгә килүчеләрне Октябрь авылы янындагы басуда “Агромастер” җитештерү компаниясендә җитештерелгән техника, “Август” компаниясенең җир эшкәртү агрегатлары, тракторкомбайннар күргәзмәсе каршы алды. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев