Кече фермерлар калышмый
Районда язгы чәчү планлаштырылган мәйданның 77,9 процентында эш төгәлләнгән
Район аграрийлары булачак уңышка нигез салуны төгәлләп килә. Көзге культураларны тукландыру тәмамланды. Игенчеләр язгы культураларның тишелүен түземсезлек белән көтә.
Районда эшләүче вак фермер хуҗалыклары да калышмый: җир эшкәртүдә, уҗымнарны тукландыруда һәм язгы чәчүдә оешкан төстә хезмәт куя.
– Районда 60ка якын вак фермер хуҗалыгы исәпләнә, шул исәптән 40ка якын фермер игенчелек юнәлешендә эшли. Уҗымнарны тукландыру төгәлләнде, чәчүне дә төгәлләүчеләр бар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Эльвира Шабаева.
Тат. Бүләр авылында эшләүче фермерларның берсе Илдар Вәҗетдинов язгы кыр эшләрен төгәлләгән.
– 150 гектар чәчүлек җирем бар, шуның 100 гектары дәүләт җирләре булса, 50 гектары – пай җирләре. Күпьеллык үлән һәм арпа, бодай культураларын үстерүгә өстенлек бирәм. 30 гектарда күпьеллык үлән үсә. Быел язгы чәчүдә 50 гектарда “Раушан” сортлы арпа чәчтем. Бодай 70 гектар мәйданны биләячәк, әлеге культураның “Даурская-108” сортын чәчтем. Барысы да – элиталы сортлар. Бөртеклеләрне гадәттә шәхси хуҗалыклар терлек һәм кош-корт ашату өчен ала. Терлек тотучылар печән җиткәнен дә көтеп кенә тора. Җир эшкәртү, чәчү һәм урып-җыю өчен бөтен төр техника бар. Ә чәчүне җирлектә эшләүче башка вак фермерлар белән бергә башкарабыз, – ди Илдар Вәҗетдинов.
Метрәй авылыннан Рафис Шәмсиев 19 ел фермерлык эше белән шөгыльләнә. Ул – игенчелек юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче фермерларның берсе.
– Салауз-Мухан авылы янында 300 гектар җирем бар. Быел 160 гектарда “Архат” сортлы бодай чәчтем. Бүгенге көндә арпа чәчәбез, эшне иртәгә төгәлләргә исәплибез. Арпаның “Орлан” сортына сайладым, – ди Рафис Шәмсиев. – Без дүрт кеше эшлибез. Чәчү, урып-җыю һәм җир эшкәртү агрегатлары бар, ягулык-майлау материалларын һәм ашламаны җитәрлек күләмдә алдан әзерләп куйдым. Орлыкны яңа сортлар белән эшләүче хуҗалыктан алдым. Мин селекция эшенә бик җаваплы карыйм һәм орлыкны яңартып, иң яхшы дип исәпләнүче сортларны чәчүгә өстенлек бирәм. Икмәк уңышының бер өлеше пай җирләре өчен түләүгә китә. Кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар, авыл халкы да ала.
Дусай авылыннан Рафил Шакиров мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнә, игенчелек юнәлешендә дә эшли.
– Терлекләр булгач, уңышның бер өлеше хуҗалыкта кулланыла. 100 баштан артык мөгезле эре терлегебез бар. Пай җирләре өчен дә икмәк бирәбез, – ди Рафил Шакиров. – 410 гектар җиребез, шул исәптән 82 пай җире бар. Көз көне 60 гектарда бодай чәчкән идем, 140 гектарда люцерна үстерәм. Язгы чәчүдә 60 гектарда “Поволжский-22” сортлы арпа чәчтек. Хәзер 150 гектарда бодай чәчәбез, быел суперэлиталы “Никон” сортын үстерәчәкбез.
Олы йортка ни кирәк, кечесенә шул кирәк, ди халык. Бу әйтем авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче фермерларга да туры килә. Җире булган һәр фермер үз җаваплылыгындагы участокларны буш калдырмас өчен тырыша. Җир кадерен белгән кеше генә җирдә эшли һәм мул уңыш үстерә аладыр.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев