Җирне яратырга кирәк
Раил Камалов – “Август-Мөслим” агрофирмасында эшләүче иң яшь механизаторларның берсе
Раил Камалов – “Август-Мөслим” агрофирмасында эшләүче иң яшь механизаторларның берсе. Биредә май аеннан гына эшли башласа да, агрофирма җитәкчелеге яшь механизаторга зур өметләр баглый. Раиль үзе дә агрофирмага эшкә килүенә бер дә үкенми.
– Минем әтием дә, бабам да – икесе дә гомерләре буе техникада эшләделәр. Башка малайлар кебек үк мин дә балачактан ук алар янында буталып, тимер-томыр арасында йөреп үстем. Инде алтынчы-җиденче сыйныфларда укыганда ук трактор, комбайн йөртә белә идем. Шуңа да, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга укырга кердем. Кулыма тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерү турындагы дипломны алгач, ир-егетләр өлешенә насыйп булган армия хезмәтендә дә булып кайттым әле, – ди Р. Камалов.
Армия хезмәтеннән кайтканда, катгый бер карар белән кайта Раил: “Төп максатым югары белем алу булды. Шуңа күрә дә Казан дәүләт аграр университетының инженер-механиклар әзерләүче бүлегенә читтән торып укырга керү өчен имтихан тапшырдым. Барлык имтиханнарны уңышлы биреп, университетның беренче курсын яхшы гына тәмамларга насыйп булды”, – ди Раил, шатлыгы белән уртаклашып.
Агрофирмада кыска гына вакыт аралагында эшләү дәверендә үзен һәр эшкә өлгер, техникаларны яхшы белүче хезмәткәр итеп таныткан яшь белгеч. “Ни өчен нәкъ менә “Август-Мөслим” агрофирмасын сайладың?” – дигән сорауга яшь дустыбыз болай дип җавап бирде:
– “Август-Мөслим” – үз аягында нык басып торучы, заманча алымнар белән эшләүче агрофирмаларның берсе. Мин әлеге агрофирманың киләчәге тагын да уңышлы булыр дип уйлыйм. Шуңа күрә дә бүген агрофирмага эшкә килдем. Бирегә килүемә һич тә үкенмим. Тракторда да эшлим, урып-җыю чорында комбайнга да утырырга туры килде. Кукуруз җыю башлангач, тагын комбайнга утырдым. Техникалар барысы да яңа, көчле куәтле. Аларда эшләргә өйрәнүе дә авыр булды димәс идем. Хәзер бит интернет заманы, анда да үзем өчен кирәкле мәгълүмат таптым. Инженер-механикларыбызның да барысы да ярдәмгә килергә генә торалар. Аңлашылып бетмәгән әйберләрне алардан да сорыйм. Гомумән, бүген агрофирмада үзеңнең осталыгыңны, сәләтеңне күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, – ди яшь механизатор.
Читтән торып укыгач, сессиягә дә барырга туры килә студент Раилгә. Агрофирма җитәкчелеге бу мәсьәләдә дә бернинди каршылык тудырмый егеткә. Аның югары белем алуын да бик хуплыйлар агрофирмада. Инженер-механик белгечлеген сайлавы да юкка гына түгел егетнең.
– Әйткәнемчә, бала чагымнан ук техника арасында уйнап, шунда эшләп үстем. Бүген дә эшләгән һөнәрем техника белән бәйле. Техникаларны, бүгенге заманчаларын бигрәк тә өйрәнергә тырышам, аларда эшләп карауны үз итәм. Ә инженер-механик белгечлеге нәкъ менә шушыларны өйрәнүче һөнәр дип уйлыйм. Киләчәктә укуымны тәмамлагач та, шушы агрофирмада хезмәтемне дәвам итәргә уйлыйм. Бүген агрофирмада яшь белгечләргә дә ихтыяҗ зур һәм аларга төрле кызыксындыру чаралары да каралган. Җитәкчелек төрле яклап ярдәм итәргә әзер, – ди ул.
Агрофирмадагы тотрыклылык, хезмәт хакларының югары булуы, хезмәткәрләр өчен булдырылган мөмкинлекләр – болар барысы да бүгенге көн таләбе. Шуңа күрә агрофирмада эшләүчеләрнең кайсыннан гына сорасаң да, биредә эшләү өчен мөмкинлекләрнең зур булуын билгеләп үтәләр. Бүген хәтта кулында югары белем турындагы дипломнары булган яшьләр дә эшсез өйдә утыруны яисә урамда артына тартма асып пицца, роллы кебек ризыкларны китереп бирүче булып йөрүне кулайрак күрәләр. Әлбәттә, андый хезмәтләрне дә башкаручы кирәктер, дәгъвалашмыйм. Әмма шул ук вакытта бүген җирлегебездә эшләүче “Август-Мөслим”, “Туган як”, “Намус” кебек эре агрофирмаларга да күпме хезмәткәрләр кирәк! Шуңа күрә дә үзенең киләчәген авыл хуҗалыгы тармагында күрүче, бүген шушы тармакта тырышып эшләүче аз санлы яшь егет-кызларны күреп күңел сөенә.
– Кайсы гына тармак булмасын, башкарган эшеңне яратмасаң, әлбәттә, анда барасы килми, эшеңнең кызыклы һәм күңелле якларын күрмисеңдер дип беләм. Үз хезмәтең белән кызыксынырга һәм яратып эшләргә кирәк. Бүген агрофирмада хезмәт хакы югары, ул үз вакытында түләнә. Эшләгән кешегә хөрмәт һәм кирәкле ярдәм бар. Шуңа күрә дә яшьтәшләремне, үз хезмәтен таба алмыйча йөрүче районыбыз яшьләрен җир эшеннән курыкмаска чакырам. Арабызда инде өлкәнәеп килүче абыйлар да байтак. Аларны без алыштырмасак, кем алыштырыр? Басу-кырларда кем иген үстерер? Туган җиребездә үзебезне табып, аны бергәләп үстерик, яшьтәшләр, – ди Раил Камалов.
Раилнең әлеге сүзләре минем күңелгә сары май булып ятты. Шушы сүзләрне әйткән мизгелдә Раил Камаловның күзләрендә янган очкыннарны күрсәгез! Димәк, әле яшьләребез өметсез түгел. Килерләр, үзләренең әти-абыйлары һөнәрен дәвам итеп, кырларыбызда мул икмәк үстерүче яшьләребез булыр әле!
Фото – Р. Камаловның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев