Икмәкле җирнең җыры да матур
“Туган як” агрофирмасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен зурлады
Икенче ел рәттән агрофирма хезмәткәрләрен район мәдәният йортына җыеп зур бәйрәм үткәрә. Бәйрәмгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гаиләләре – тормыш иптәшләре һәм балалары белән килә.
Мәдәният йортында кунакларны халык уен кораллары ансамбле дәртле көйләр уйнап каршы алды. Чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Тәм-томнан әти-әниләр дә, балалар да авыз итте. Балалар өчен төрле мастер-класслар оештырылды: алар йомшак уенчыкларны бизәделәр, әкият геройлары белән уйнадылар, биеделәр.
Чара игенчеләргә багышланган видеосюжет белән башланып китте. Бәйрәмгә килүчеләрне “Чаллы икмәге” җәмгыяте” идарәче компаниясе генераль директоры Эдуард Юнысов тәбрикләде.
– Басу-кырларда эшләүчеләр өчен уңышны җыеп урнаштырудан да зур шатлык юктыр, мөгаен. Барлык төр культураларны югалтуларсыз җыеп алып, киләсе ел уңышына да ышанычлы нигез салдык. Уңыш та куанырлык. Көзге бодайның 1 гектарыннан 40 центнерга якын уңыш алдык. 400 гектар мәйданда беренче тапкыр үстерелгән киндер дә яхшы уңыш бирде. Әлеге культураны җыю бик авыр булса да, механизаторларыбыз сынатмады. Бергә җыелып бәйрәм итүебез – сезне хөрмәтләү билгесе, кадерле игенчеләр. Тырыш хезмәтегез өчен ихластан рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. – Ел елга охшамый. Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да җиңел генә бармый. Бүген әлеге тармакта үтә дә тырыш, тынгысыз чын җир кешеләре генә хезмәт куя. Алдыбызга килгән сынауларны, авырлыкларны да бергәләп җиңәбез. Хезмәткәрләрнең эш урыннарын уңайлы һәм заманча итү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Заманча техника алу, аңа хезмәт күрсәтү комплексы төзү – барысы да сезгә уңайлы булсын өчен эшләнә. Хезмәтебез һәрвакыт шатлык китерсен! Алга таба да шулай бердәм булып эшләргә насыйп булсын!
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев