Эшнең кызган чагы
Район хуҗалыкларында урып-җыю белән беррәттән көзге чәчү дә бара
Урып-җыю эшләре дәвам итә. Рапс һәм карабодай культураларын үстергән хуҗалыклар аларны җыюга кереште. Көнбагыш һәм кукуруз да өлгереп килә. Шул ук вакытта хуҗалыкларда көзге чәчү дә башланды.
Урып-җыю башкарыласы мәйданның 76 процентында эш төгәлләнгән.
– Урып-җыю эшләре 39000 гектарда башкарылды. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 25 центнер уңыш җыеп алына. “Исламов” фермер-хуҗалыгы урып-җыюны төгәлләде. Калган хуҗалыклар да бөртеклеләрне урып-җыюны атна-ун көн эчендә төгәлләр дип өметләнәбез. Рапс суктыру башланды. Аның гектар биреме 24 центнерны тәшкил итә. Көзге чәчү дә бара. Бу эш тиешле мәйданның 60 процентында башкарылды, – ди Ренат Вәлиев.
“Исламов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов яңа уңыштан пешерелгән беренче икмәкне район башлыгы Альберт Хуҗинга тапшырды.
– Ел сынаулар белән башланды. Язын җәй көне кебек кыздырды, аннан суытты. Кыраулар булса да, безнең үсентеләргә зыян килмәде. 15 июльдә урып-җыюны башладык. Ике атна дәвам иткән яңгырлар берникадәр югалтуларга китерде. Урып-җыюны төгәлләп, зур хезмәт куеп үстергән икмәкне җыеп ала алганбыз икән, бу үзе үк – зур җиңү. Гектарыннан 3 центнер гына уңыш алган вакытлар да, гектарыннан 35-40 центнер уңыш алган еллар да булды. Авыл хуҗалыгы шундый, аны бөтен күңелең белән яратырга, аның белән “авырырга” кирәк, – ди 35нче урып-җыю кампаниясен тәмамлаган фермер.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев