Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшнең кызган чагы

Район хуҗалыклары бөртеклеләрне урып-җыюда финишка якынлаша.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 35609 гектарда бөртеклеләр җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 71,6 процентын тәшкил итә. Уҗым культураларын суктыру төгәлләнде. Бүген игенчеләр арпа һәм язгы бодай суктыра. “Туган як” агрофирмасы 400 гектар мәйданда рапс суктыруны төгәлләде. Рапсның гектар биреме 16 центнерны тәшкил итә.

“Август-Мөслим” агрофирмасында язгы бодай суктыралар. – Җәй башындагы суыклар һәм аннан соңгы корылык үсентеләргә берникадәр зыян китерсә дә, технологияләрне дөрес куллану нәтиҗәсендә яхшы уңыш алдык. Көзге бодайның гектар биреме 20 центнерны тәшкил итте, – ди бүлекчә агрономы Ринат Гыйльмуллин.

Икмәк Мөслим ашлык кабул итү предприятиесенә озатыла, орлыкка дигәне бүлекчәләрдәге складларга салына. Калганы саклау өчен җиңсәләргә тутырыла. “Җиңсәләр үзләрен аклады, ашлык яхшы саклана”, – диләр агрофирмада.

“Август-Мөслим” агрофирмасы уңганнары – әтиле-уллы Рөстәм һәм Алмаз Сәлаховлар./ ФӘРИДӘ ГАЙНЕТДИНОВА ФОТОСЫ.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев