Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшләребез гөрләп барсын, Тынычлык булсын җирдә!

Районда “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары, 60ка якын крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә

Терлекчелек мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсенең Мөслимдә узуы юкка түгел. Мөслим Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга һәм Зәй районнарыннан белгечләрне кабул итте.

– Терлекчелек буенча беренче киңәшмәне Мөслимдә уздыруыбыз юкка түгел. “Август-Мөслим” агрофирмасында көн саен 75 тонна сөт җитештерелә. Бүгенге семинар-киңәшмә яңа алымнар, югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен җитештерү, инновацион һәм цифрлы технологияләрне кулланып эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу мәйданы булсын, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да булды. “Чайка” фермер хуҗалыгында катнаш азык җитештерү цехын кулланылышка тапшыру тантанасында катнашты һәм фермерлар эшчәнлегенә югары бәя бирде.

“Август-Мөслим” агрофирмасы базасында “Август-Агро” компаниясенең Кыр көнен үткәрү матур традициягә әйләнде. Кыр көненең темасы “Игенчелектә пар кулланмыйча һәм җирне сукаламыйча нәтиҗәлелеккә ирешү. Чәчү әйләнешен һәм чәчү технологиясен булдыру, үсемлекләрне минераль тукландыру һәм аларны саклау системасы. Урып-җыю һәм уңышны саклау” дип билгеләнгән иде.

“Туган як” агрофирмасында быел Кыр көне беренче тапкыр узды. Анда сыйфатлы орлыклар белән эшләү, бөртеклеләрне азык-төлек сәнәгатендә куллану, финанс чыгымнарын азрак кулланып күбрәк керем алу мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар.

“Туган як” агрофирмасы быел беренче тапкыр техник киндер культурасын үстерде. Киндер орлыгын ике юнәлештә: май сыгу һәм орлыкка сату өчен кулланырга исәплиләр, сабагын сүс ясаучы заводларга озату планлаштырыла.

“Агромастер” җитештерү компаниясенә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде. Алар компания эшчәнлеге белән танышты.

– “Агромастер” компаниясе актив төстә үсә. Компания җитәкчесенең заманча техниканы тагын да автоматлаштыру, роботлаштыру, яңа мөмкинлекләр үзләштерү юнәлешендә  идеяләре бар, – диде Альберт Кәримов.

Компания 250 төрдән артык продукция эшләп чыгара һәм Россиянең 45 төбәге белән хезмәттәшлек итә. Россиядә җитештерелгән культиваторларның 50 проценты “Агромастер” компаниясенә туры килә.

Быел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән ярминкәләрдә сөт ризыклары сатучы фермер хуҗалыкларына заманча цистерналар тапшырылды. Баланлы авылыннан “Габидуллина” фермер хуҗалыгы да бу бүләккә лаек булды.

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев