Эшкә бирсәң чын күңел
“Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгында язгы чәчүгә әзерлек бара. Техника ремонты төгәлләнү алдында
Хуҗалыкның Чия Түбә авылындагы мастерской һәм склад территориясендә автоүлчәү һәм ягулык-майлау материаллары саклау урыны да ясалган. Механизаторлар техниканы җылы бинада ремонтлый.
– Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы бер атна элек әзерләп бетердек. Мөһим кампания өчен барлык төр техника да бар һәм тулысынча әзер. Тракторлар, "КамАЗ" һәм комбайннарның һәр детале энә күзеннән үткәрелде. Механизаторларыбыз бу эшкә бик җаваплы карый. Техникага тиешле дәрәҗәдә ремонт үткәрү өчен бөтен уңайлыклары булган, җылытылган мастерскоебыз да бар, – ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Әюпов.
Шушы көннәрдә хуҗалыкка җир эшкәртә торган яңа техника да кайткан. Әюповлылар бу көннәрдә өр-яңа БДТ агрегаты һәм 22 метрлы дисклы тырманы җыю һәм көйләү белән мәшгуль булдылар. Заманча техниканы белгечләр яхшылап өйрәнә. Кыр эшләре башлангач, аптырап торырлык булмасын, диләр. Яңа агрегат “Әюпов” хуҗалыгының машина-трактор паркына килеп керү белән күзгә ташлана: зурлыгы белән ерактан ук игътибарны җәлеп итә ул. Яңа тырма куәтле булуы белән аерылып тора. Ул тракторларны киңрәк файдаланырга мөмкинлек бирә.
– Районда мондый чәчү комплекслары санаулы гына. Мондый агрегатны күрше район кырларында күргәнем бар иде. Җитәкчебез, башка аграрийлар белән киңәшләшеп, бу төр комплексның мөмкинлекләрен яхшылап өйрәнеп, үзебезгә дә шундыйны сатып алырга булды. Хуҗалыкта әллә ни озак хезмәт куймасам да, эш тәртибе, хезмәт хакының югары булуы, кыр эшләре чорында кызыксындыру чаралары булу ошый, – ди “Әюпов” хуҗалыгында хезмәт куючы Вячеслав Сидякин.
Вячеслав, нинди эшкә тотынса да, башкарып чыгардай егеткә охшаган. Техника белән идарә итәр өчен баһадирдай гәүдәсе дә бик килешле. Һөнәре буенча ул – җиңел атлетика тренеры. “Җир эшен башкарып карыйсым килә”, – ди үзен авыл хуҗалыгы өлкәсендә сынап карарга булган райондашыбыз.
– Эш барышы, ел уңышы техниканың төзеклегенә дә бәйле. Быел язгы чәчүдә басу-кырларга 9 трактор,
5 "КамАЗ" чыгачак. Техниканың барысы да сәгатенә 10 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкару мөмкинлеген бирә, – ди Рамил Әюпов. – Техника чыгымчыламаса, һава шартлары уңай торса, бер сменада 100 гектардан артык мәйданда чәчү үткәрергә планлаштырабыз. Хуҗалыкның чәчүлек мәйданы – 1700 гектардан артык. Язгы чәчү 1300 гектардан артык мәйданны колачлаячак, – ди Рамил Әюпов.
Язгы чәчүдә быел да катлаулы ашлама кулланылыр дип планлаштырыла. Үсентеләрнең тамырларын ныгыту өчен әюповлылар бу практиканы ел да уңышлы куллана. Игеннәр үскәч, аммиак селитрасы белән тукландырачаклар. Быел хуҗалык 5 миллион сумлык ашлама сатып алган.
Район хуҗалыкларында язгы чәчү алдыннан техника паркын яңартуга зур игътибар бирелә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Илгиз Зиннуров район хуҗалыкларына быел 31 данә техника кайтуын билгеләп үтте. Барлыгы 181 миллион сумнан артык суммага техника яңартылган.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев