Дымлы туфракка ашлама тиз сеңә
Район хуҗалыкларында уҗым тукландыру башланды.
“Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары һәм “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы уҗым тукландыруга зур оешканлык белән кереп китте. Аграрийлар көзге культураларны тукландырып калырга ашыга, чөнки дымлы туфракка ашлама тизрәк сеңә.
– Районда 10 мең гектар мәйданны көзге культуралар били, шуның 3 мең гектарында эш башкарылды. Бу – барлык мәйданның 30 процентында эшләр тәмамланды, дигән сүз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
“Август-Мөслим” агрофирмасы күпьеллык үлән тукландыруга да кереште. Бүгенге көндә басу-кырларда барлыгы 15 агрегат эшли. Һава торышы уңай торганда, хуҗалыклар ашлама кертүне кыска срокларда төгәлләргә уйлыйлар.
– Язгы чәчүгә 15 апрельдә керешербез, дип ниятләсәк тә, синоптиклар киләсе атнада салкын булыр, дип фаразлый. Күрә торып салкын җир куенына орлык салып булмый. Төнлә дә суык, тиз генә җылытырга охшамаган. Язгы чәчү билгеләнгән вакыттан соңарырга да мөмкин, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев