Бөртеге дә кадерле!
Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре бара
Табигать быел да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен төрлечә сынады. Шуңа карамастан, басуларда икмәк – мулдан. Аграрийларның төп максаты – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу. “Туган як”, “Август-Мөслим”, “Намус” агрофирмалары, “Исламов” һәм “Авзалов” фермер хуҗалыклары һәр минутның кадерен белеп оешкан төстә эшли.
– Бүгенге көндә хуҗалыклар көзге бодай һәм арыш суктыра. 5 мең гектардан артык мәйданда икмәк җыеп алынды. Уртача гектар биреме 30 центнер тәшкил итә. Басуларда җитмештән артык комбайн эшли. Вак фермер хуҗалыкларының күбесендә көзге культуралар булмау сәбәпле, алар урып-җыю эшләренә әле керешмәде. Язгы культуралар да атна-ун көн эчендә җитешер, дип өметләнәбез. Урып-җыю эшләре бик киеренке шартларда бара. Техниканың басу кырыенда һава торышының басуга керергә мөмкинлек бирүен көткән чаклары да аз түгел. Шуңа көннәр коры, кояшлы булганда, күбрәк эшләп калырга, икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Һава торышы быел көйсез бала белән бер: әле генә ялтырап кояш чыга, бераздан инде яңгыр сибәли башлый. Кичке эңгер белән бергә чык төшә. Болар барысы да техниканың басу-кырларда эшләү вакытын тагын да кыскарта. Әмма аграрийлар бирешми.
“Туган як” агрофирмасы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләрен оешкан төстә башлады. Агрофирмада кыштан ук барлык төр техниканың әзерлек сызыгына куелуы, ягулык-майлау материалларының һәм запас частьларның алдан әзерләнүе урып-җыю эшләрен техник өзеклекләрсез алып барырга ярдәм итә.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 2 август санында укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев