Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Авыл хуҗалыгы

Басуларда кыр эшләре кызганнан-кыза бара

Эш фронты зур булгач, хуҗалыклар һәр көннең кадерен белеп эшли. Язгы чәчүне ашкынып көтеп торучы җир уллары – механизаторларның да күңелләре көр.

Басуларда кыр эшләре кызганнан-кыза бара. "Намус" агрофирмасында дым каплаталар, көзге бодайны тукландыралар. 

“Туган як” агрофирмасында 2 мең гектарда чәчелгән уҗым культураларына минераль ашлама кертүне төгәлләделәр. Быел агрофирмада ашламаны, һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 100 килограмм исәбеннән туплаганнар. 

– Язгы кыр эшләрен технологик срокларда башкарып чыгу максатында, агрегатларга икешәр механизатор беркетелде. Ашламасыз яхшы уңыш алып булмый. Без ел да минераль ашламалар туплауга тиешле игътибар бирәбез, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров.

Туганяклылар районда беренчеләрдән булып тырмалау һәм дым каплату эшенә керештеләр. 

Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев