Бәрәкәтле ел булсын!
Район хуҗалыклары көзге культураларны һәм күпьеллык үлән тукландыруны дәвам итә.
“Быел уҗымнар яхшы кышлады. 2026 ел уңышы нигезенә 13128 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән иде. Аның 11140 гектарын – көзге бодай, 1114 гектар мәйданны арпа били. Вика – 289, рапс 585 гектарда чәчелде. Ашлама туплауда сынатмадык, республикада тугызынчы урында торабыз. Бүгенге көндә, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 90,1 килограмм ашлама туры килә”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.
“Август-Мөслим” агрофирмасы чәчүне беренчеләрдән булып башлады. Быел агрофирма 3882 гектарда рапс, 3982 гектарда җитен дә үстерәчәк.
– Быел күп хуҗалыкларда техника парклары яңартылды. “Туган як” агрофирмасы – “Amazone” (Амазон) чәчкече, “Amazone Discara” (Амазон Дискара) чәчү комплексы, сыек ашламалар кертү өчен прицеп, “Барс” үзйөрешле агу сиптергече, “Шәңгә-рәев” хуҗалыгы К-530Т тракторы, “Agrator Disk” (Агратор Диск) чәчү комплексы алды. Сабан культуралары өчен – 8728 тонна, 2027 ел уңышына нигез салу өчен 2606 тонна орлык сатып алынды. Барлык орлыклар да тикшерү үтте, кондицияләре 100 процент яраклы дип бәяләнде, – ди идарә белгечләре.
Ике атнадан хуҗалыклар кыр эшләренә ныклап кереп китәргә әзерләнә. Районда барлык чәчүлек мәйдан 55654 гектарны тәшкил итәчәк.
– Язгы кыр эшләренең вакытында башкарылуы мөһим. Быел районда 60 мең гектарга якын мәйданда бөртеклеләр җир куенына иңдереләчәк. 20319 гектарда – язгы бодай, 3600 гектарда – кукуруз, 6134 гектарда – арпа, 290 гектарда – карабодай, 200 гектарда – горчица, 3982 гектарда – җитен, 953 гектарда киндер үстереләчәк. Техник культуралардан рапс – 5529, шикәр чөгендере – 2707, көнбагыш – 8326, фацелия 491 гектарны биләр дип көтелә. Күпьеллык үлән 986 гектарны били, 1369 гектарда силос өчен кукуруз үстерү планлаштырыла. Моннан тыш 1622 гектарда бөртеклеләр астына күпьеллык үлән чәчелгән, 129 гектарда берьеллык үлән үстереләчәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Артур Шакиров.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре туфракта дымның җитәрлек булуын билгеләп үтте. Дымлылыкның югары булуы бөртеклеләрнең тишелешенә уңай йогынты ясый. “Ягулык-майлау материаллары белән дә проблемалар булмас кебек. Авыл хуҗалыгында һәр звено эшчесеннән төгәллек таләп ителә. Чәчү вакытында һәр төр культурага билгеле бер күләмдә ашлама кертелергә тиеш. Уңышның сыйфаты һәм күләме шуңа бәйле”, – ди белгечләр.
Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев