Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бал кортларын кайгыртып

Район умартачылары киңәшмәгә җыелды.

Умартачыларның традицион семинары узды. Семинарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар катнашты. 
Семинарда сүз рапс басуларын агу-химикатлар белән эшкәртү технологиясе, умарталарны агулы матдәләр тәэсиреннән саклау турында барды. Умартачылар тәҗрибә, эш алымнары белән дә уртаклашты.
– Бүгенге очрашу умартачылар өчен фикерләшү, киңәшләшү, тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Мөслимдә 358 хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда барлыгы 5500 баш умарта исәпләнә. Узган ике елда бал уңышы мул булды, – ди районның умартачылык буенча баш зоотехнигы Мәрьям Саламаева.

– Хуҗалыклар басуларны агу-химикатлар белән эшкәрткәндә саклык чаралары турында онытмасын, эшне кортларга зыян салмый гына башкарсын иде. Агу-химикатлар куллану вакыты турында умартачыларга алдан хәбәр ителер, дип ышанабыз.
– Рапс культурасы биләгән иң зур мәйдан “Август-Мөслим” агрофирмасына туры килә. Быел рапс мәйданнарын киметергә булдык. Узган ел рапсны 12 мең гектарда үстердек. Быел бу төр культура Крәш. Шураннан Елгабаш зонасына кадәр 6 мең гектар мәйданны биләячәк. 6 мең гектарда көнбагыш үстерәчәкбез. Көнбагыш Карамалы, Исәнсеф, Әндереш тирәсендә үстереләчәк. Үсентеләрне агу-химикатлар белән эшкәртүне быел да кортлар очмаган вакытта – караңгы төшкәч башкарачакбыз. Үзебездә җитештерелгән “Генольд” препаратын кулланырбыз, дип планлаштырабыз, ул күбәләкнең нәсел калдыру сәләтенә тәэсир итә, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы агрономы Радик Закиров.
“Авзалов” фермер хуҗалыгы агрономы Рәшит Нигъмәтуллин да борчак басуларын арттыру хисабына быел рапс үстермәячәкләрен билгеләп үтте. 
Умартачылар арасында үзенчәлекле технологияләр белән эш итүчеләр дә бар. Мисал өчен, Яңа Усыдан Геннадий Кондратьев кортларны кышкылыкта да тышта калдыра, ә Гомәр Мәрданов катлы умарталар ясый. Заманча рамнар ясаучылар да бар.
Умартачылар үз эшләреннән бик канәгать. Авыл хуҗалыгы культураларын төрләндерү бәрабәренә бал уңышы да яхшы була. Тик ассортиментны киңәйтү дә кирәк. Бал кортларының барлык төр продукциясенә дә ихтыяҗ бар һәм булачак. 

Лилия Шәймиева

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев