Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Уҗымнарның торышы әйбәт

Салкыннар башланганчы басуларны калын кар катламы каплау уҗым культураларының өшемәвен тәэмин итә

Кар күп булса, иген уңар, ди халкыбыз. Кар юк дип зарланган идек, ике көн эчендә ярты кышлык кар яуды! Моңа авыл хуҗалыгы белгечләреннән дә ныграк сөенгән кеше юктыр, мөгаен. Моңа кадәр ямь-яшел булып утырган уҗым басуларын калын кар катламы каплады.

Булачак икмәк уңышына ныклы нигез салынды, дияргә була.

– Районда 13128 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде: 11140 гектарда бодай, 1114 гектар арыш, 585 гектар рапс, 289 гектарда вика. Моңа кадәр рапсның көздән чәчелгәне юк иде. Бу яңалыкны беренчеләрдән булып “Август-Мөслим” агрофирмасы үз кырларында сынап караячак. Булачак иген уңышына ышанычлы нигез салынды, – ди рай- он авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров. Һәр елдагыча, көзге культуралар “Август-Мөслим” агрофирмасында иң зур мәйданда чәчелде.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел өчен 19 декабрь санында укыгыз.

Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев