Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азыклы ат арымас

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү бара.

 Кызу көннәрдә авыл хезмәтчәннәре: “Эх, бер яңгыр болыты да күренми ичмаса”, – дип уфтана. Җаны теләгән елан ите ашаган, диләрме әле? Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кызу һава шартларында да яхшы уңыш алырга ияләшеп килә. Еллар коры килүгә карамастан, җитәрлек күләмдә сенаж, силос салына, печән һәм салам әзерләнә. Бу – агропромышленность тармагында хезмәт куючыларның заманча технологияләргә нигезләнеп эшләве нәтиҗәсе, дип бәяләргә кирәк.

Терлек азыгы әзерләү өчен үстерелүче күпьеллык һәм берьеллык үләнне тамырдан, яфрактан тукландыру һәм яңгыр аларның үсешенә яхшы тәэсир итте. Бүген берьеллык һәм күпьеллык үләннән сенаж салу бара.

– Районда 5572 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2892се – савым сыерлар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. – Быел районда бер шартлы терлеккә 30 центнер терлек азыгы әзерләү бурычы тора. Аграрийлардан 3200 тонна печән, 32 мең тонна сенаж һәм 37 мең тонна силос әзерләү таләп ителә. Силос белән сенажны “Август Мөслим” агрофирмасы әзерли. Вак фермер хуҗалыклары печән һәм фураж әзерләячәк. Бүгенге көнгә 7313 тоннадан артык сенаж салынды.

Җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен үлән мәйданнары җитәрлек. Районда 1500 гектарда кукуруз чәчелде. Күпьеллык үлән мәйданнары 3600 гектарны тәшкил итә. Быел берьеллык үлән биләгән мәйдан күләме 1 мең гектарга арткан.

“Август-Мөслим” агрофирмасында сенаж салу дәвам итә.

– Терлек азыгы әзерләүдә ике чапкыч, ике азык әзерләү комбайны, яшел массаны ташуда дистәгә якын техника эшли, ике трактор таптый, – ди агрофирманың терлек азыгы әзерләү буенча агрономы Вилсур Фәтхетдинов. – Агрофирмада берьеллык үләннән 11 мең тонна сенаж, күпьеллык үләннән 20 мең тонна сенаж һәм кукуруздан 33 мең тонна силос әзерләргә исәплибез. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техника да, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Механизаторлар кирәкле киемнәр һәм эш кораллары белән тәэмин ителде. Көн дәвамында ике тапкыр туклану оештырылды. Терлек азыгын әзерләү кампаниясен өзеклекләрсез башкарып чыгарбыз, дип ышанам.

Шушы көннәрдә аграрийлар печән әзерләүгә керешәчәк. Беренче кат чабудан 1000 тоннага якын печән әзерләргә исәп тота авыл хезмәтчәннәре.

Азыклы ат арымас, ди халык. Терлекчелек тармагы өчен сыйфатлы азык әзерләү мөһим. Моның өчен сенаж һәм силос базларының тулы булуы, печән төргәкләренең һәм фуражның җитәрлек күләмдә әзерләнүе кирәк. Аграрийлар әлеге мөһим кампаниядә дә сынатмаслар, дип ышанабыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев