Авыл хуҗалыгы тармагында эш табигать шартларына карап тормый
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы тармагында эш табигать шартларына карап тормый

Бу вакытка план үтәлеше 22%ны тәшкил итә

Игенчеләребез һәр көнне нәтиҗәле итәргә тырышып эшли. Бүгенге бурыч - үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп саклауга кую гына түгел, киләсе ел уңышына ныклы нигез салу да.
"Районыбыз басуларында урылган иген кырларына - әче туфракка известь кертү тулы куәтенә бара. Быел районда 2705 гектар мәйданда җирне известьлау планлаштырыла. Әлеге максатта эшләнгән эшләрнең 50% чыгымын хуҗалыклар федераль бюджеттан бүлеп бирелгән хөкүмәт ярдәме белән күтәрә.
Бу вакытка 591 гектар мәйдан эшкәртелеп, план үтәлеше 22%ны тәшкил итә", - дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

 Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев