Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Август-Мөслим» компаниясе техникасы тикшерү узды

Техник карау тулы составта үтте, язгы кыр эшләренә үзйөрешле техника әзер.

Дәүләт техник күзәтчелегенең республика идарәсе инспекторларына «Август-Мөслим» компаниясе  тарафыннан 39 трактор һәм 14 сиптергеч техника тикшерүгә тәкъдим ителде. Инспекторлар тарафыннан  тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, янгын сүндерү җайланмалары, “Ашыгыч ярдәм” тартмалары булу, шулай ук яктылык приборларының, тормоз һәм руль системаларының төзеклеге, техник сыеклыкларның акмавы тикшерелде.

Техник карау тулы составта үтте һәм язгы кыр эшләренә үзйөрешле техника әзер, дигән нәтиҗәгә киленде.

Агрофирмада язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. Кыш көне 12 берәмлек техника, 15 агрегат ремонтланган. Биредә “Торридон” сортлы язгы бодай орлыгын калибрлау бара. 2 мең тоннадан артык калибрланган орлыкның  яртысы күрше «Август-Минзәлә»гә җибәреләчәк.

Фото - "Август-Мөслим" ҖЧҖнән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев