«Август-Мөслим» агрофирмасында язгы чәчү эшләре финиш сызыгына якынлаша
Шулай ук, культураларның уңышын арттыру максатында ашлама белән тукландыру эшләре дә бара
«Август-Мөслим» агрофирмасының басуларында язгы бодай, көнбагыш һәм рапс чәчү эшләре актив рәвештә алып барыла. Бүгенге көндә чәчү өчен 7 трактор агрегаты җәлеп ителгән, алар ярдәмендә игенчеләр планнарны төгәл үтиләр.
Шулай ук, культураларның уңышын арттыру максатында ашлама белән тукландыру эшләре дә бара. Агрофирма хезмәткәрләре мониторинг һәм техниканы рациональ файдалану аша югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.
Фото – Альберт Хуҗинның ВК социаль челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев