“Август-Мөслим” агрофирмасы урып-җыю кампаниясен уңышлы башлап җибәрде
Без һәрвакыт элиталы һәм суперэлиталы сортларны гына кулланабыз, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасының генераль директоры Юрий Янковский
– Агрофирма 1727 гектарда көзге бодай үстерелде. Язгы культуралардан 5 мең гектардан артык мәйданда бодайның “Торидон”, “Ирен 2” һәм “Ворожея” сортларын чәчтек. Арпа, кукуруз, соя да өлгереп килә, алар 2 мең гектарны били. Быел борчакны 1700 гектардан артык мәйданда үстердек. Борчакның “Кулон” һәм "Саламанка" сортлары чәчелде. Техник культуралардан көнбагыш һәм рапс 17 мең гектар мәйданда игелеп, алардан да яхшы уңыш алырбыз, дип өметләнәбез. Без һәрвакыт элиталы һәм суперэлиталы сортларны гына кулланабыз, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасының генераль директоры Юрий Янковский.
Фотода «Август-Мөслим» агрофирмасының алдынгы механизаторы Дамир Сафин.
Ринат Гыйльмуллин фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев