Әкияттәге сөт елгалары чынбарлыкка әйләнде: Татарстанда сыерлар кими, сөт җитештерү арта
Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә лидер булып тора. Шул ук вакытта республиканың сөт терлекчелегендә сәер тенденция күзәтелә: сыерлар елдан-ел кими, ә сөт күләме арта
Кул белән саусаң, бер көндә савып бетереп булмаслык
Соңгы елларда республикада һәм гомумән бөтен илдәге авыл хуҗалыгы тармагында аңлашылмаган күренешләр күзәтелә. Мәсәлән, соңгы елларда бал кортлары һәм умарталар саны кими, ә киштәләрдә бал күләме арта. Умартачылар үзләре моны фальсификат белән аңлата. Ә сөткә ни булган?
Билгеле булганча, Татарстан сөт җитештерү буенча илдә лидер булып тора. 2024 елда республика терлекчеләре 2,3 млн тоннага якын сөт җитештергән, бу – гомумроссия күләменең 6,7 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта узган ел һәр сыердан рекордлы 8,2 тонна сөт савылган, бу – аннан алдагы ел белән чагыштырганда 500 килограммга күбрәк.
Быел да савылган сөт күләме арту дәвам итте. Беренче 5 айда һәр сыердан уртача 227 килограмм сөт савылган, ягъни узган ел белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Кайбыч районында сөт саву – 36 процентка, Буа районында 32 процентка арткан.
Быелның 5 ае йомгаклары буенча Әтнә районы алда бара, анда һәр сыер 5 мең килограммнан артык сөт биргән. Бөгелмә (4520 кг), Мамадыш (4544 кг), Мөслим (4489 кг), Саба (4372 кг), Кукмара (4344 кг), Балтач (4057 кг) районнары да югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Генетика – ул көч!
Әмма башка статистика да бар. Татарстанда елдан-ел мөгезле эре терлек саны кими, бу – бөтен Россиядә күзәтелгән тренд. 2025 елның 1 июненә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 594 310 баш мөгезле эре терлек калган (узган ел белән чагыштырганда 14 533 кә кимрәк), шулардан 216 780е – савым сыерлары, алар 4475 кә кимрәк. Терлек саны бигрәк тә Нурлат (минус 1839), Буа (1846), Апас (1620), Зәй (1154), Азнакай (897 сыер), Спас (706) районнарында кимегән.
Савым сыерлары кими барганда сөт җитештерү ничек арта? Әлеге сорауга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җавап бирде.
– Бу – генетик потенциалны яхшырту, нәтиҗәле селекция-нәсел эше һәм нәселле сыерлар саны арту нәтиҗәсе генә түгел, ә аларны тукландыру, карауга алдынгы технологияләр кертү, шулай ук цифрлаштыру элементлары да, – дип сөйләде министр урынбасары Гөлүс Баязитов.
Моннан тыш, югары технологияле эре фермаларда терлекләр саны арта, бу да үз нәтиҗәсен бирә. Соңгы 6 елда республикада 65 мең башка исәпләнгән 98 сөт комплексы һәм ферма ачылды, шул исәптән 13,6 мең башка исәпләнгән 16 объект.
Гадиенә – 80 мең, нәселлесенә – 90 мең
Татарстан лидер исеменә гигант фермалар ярдәмендә генә ирешмәде. Узган ел йомгаклары буенча гомум күрсәткечнең чирек өлешен шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәэмин иткән (516 мең тонна). Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өстәмә ярдәм чаралары кертелде. Алар терлек санын киметмәс, киресенчә, арттырыр, дип көтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Рамилә Галимҗанова хәбәр иткәнчә, савым сыерларына субсидия ставкасы 1 сыерга 2300-4300 сумнан 6300 сумга кадәр арткан. Савым сыерларын асрауга субсидияләрнең гомуми суммасы 184 млн сумга күтәрелгән – кече фермалар төзүгә субсидияләр дә 534 млн сумга кадәр арткан. Хәзер ферма хуҗалары 8 һәм аннан да күбрәк сыерга 600 мең сум урынына 1 млн сум субсидия ала, ә 5 һәм аннан күбрәк сыерлы фермаларга 300 мең сум урынына 500 мең сум бирәләр. Таналар һәм 1 тапкыр бозаулаган сыерлар сатып алуга субсидия ставкалары 20 мең сумга арткан – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, ә нәселле хайваннарга – 70 меңнән 90 мең сумга кадәр.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев