Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Киңәшләшеп эшләү мөһим

“Туган як” агрофирмасында көзге чәчү үзенчәлекләре буенча семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинарның “Туган як” агрофирмасы базасында узуы юкка түгел, агрофирмада чәчүнең заманча технологияләре белән бергә классик алымнарын да кулланып эшлиләр. Алар турында агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов сөйләде.

– Агрофирманың төп үзенчәлеге шунда: без икмәк пешерү өчен яраклы булган бөртекле культуралар үстерәбез. Җир кишәрлекләрендә бөртекле культураларның яңа сортларын сынап карыйбыз, үстерәбез, уңышны җыеп алып, элеваторга озатабыз. Иген уңышының яхшы сыйфатлы булуына ирешү өчен җирне әзерләү, орлыкларны химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртү, технологик срокларны төгәл үтәү – безнең өчен барысы да бик мөһим. Пар җирләренең 70 процентына сидераль культуралар: горчица, донник чәчелде. Алар җиргә яшел органик ашлама буларак кирәк. Чиста пар җирләре җитмәү сәбәпле, борчак суктырганнан соң бушаган җир мәйданнарына көзге культуралар чәчәбез. Бу очракта иң элек җиргә “КАС” ашламасы кертелә. Ул туфракның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә, калган саламны тарката. Чәчү ысулына карап, төрле чәчкечләр куллану да иген уңышын арттыруга зур этәргеч ясый, – диде Иршат Әхмәтов.

“Туган як” агрофирмасында җир эшкәртү, төрле препаратлар куллану белән бергә чәчүлек орлыкка да аерым игътибар бирелә. Быел көзге чәчү өчен арышның “Зилант” сортына өстенлек биргәннәр. Бу сорт, бердән, бөртеклеләрнең уңышын 4-5 центнерга артык алырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, икмәк пешерү өчен иң кулай сортларның берсе исәпләнә. Көзге бодайның “Московская 56” сортын кулланылышка керткәннәр. Икенче ел рәттән чәчелүче “Туранус”, “Марафон”, “Скипетр” сортлары да сыналган сортлар буларак әйләнештә калачак. Әлеге сортлар быел да югары уңыш биргән һәм җилемсәсе дә 28-30 процент тәшкил иткән. Агрофирмада бу сортлар икмәк пешерү өчен ышанычлы дип кабул ителгән.

Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев