Татарстан синоптиклары көчле бозлавык хакында кисәтә
Һава торышы

Татарстан синоптиклары көчле бозлавык хакында кисәтә

Бүген, 15 гыйнварда, Татарстанда янә һава шартларының начараюы көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көн ахырына кадәр республикада, шулай ук Казанда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк. Моннан тыш, юлларда көчле бозлавык хасил булачак.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда температура фоны -1 градуска кадәр күтәреләчәге хакында хәбәр иткән иде. Буран чыгарга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев