Синоптиклар май аенда Татарстанда һава торышы аномалияләрен фаразламый
Һава торышы

Синоптиклар май аенда Татарстанда һава торышы аномалияләрен фаразламый

Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр

2026 елның маенда Татарстан Республикасы территориясендә уртача һава температурасы климатик норма чикләрендә көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, уртача айлык температура нормасы Казанда +14,1, Татарстанда +13,6 градус тәшкил итә.

Явым-төшем күләме шулай ук уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип фаразлана. Казанда ул - 38 миллиметрга, республика буенча 41 миллиметрга тигез.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев