Мөслимдә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк
Һава торышы

Мөслимдә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика районнары буенча штромлы кисәтү буенча хәбәр таратты. 8 июнь төнлә Татарстанда, шул исәптән Мөслимдә һава температурасының кискен түбәнәюве  күзәтеләчәк.

Төнлә белән һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый белгечләр. Мондый һава шартларында бакчадагы, басудагы үсемлекләргә зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә дә мөслимлеләрне саклану чараларын күрергә чакыралар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев