Ялларда Татарстанда һава торышы начарлана: яңгырлар, боз һәм томан көтелә
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республика төньяк циклон йогынтысында кала.
Җомга-шимбәгә каршы төндә сизелерлек җылытачак +16...+21°. 8 август көнне көндез кыска вакытлы яңгырлар һәм боз явуы ихтимал. Температура бераз түбәнәя: +24...+29° (көнчыгышта +32°ка кадәр). 9 августта кабат кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез +22...+27°. Дүшәмбе көнне циклонның тыл өлешендә. Урыны белән яңгыр, көндез +20...+25°тән югары булмый.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев